Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Райондашларга ярдәм кирәк: Татар Суыксуында яшәүче Әгълетдиновлар йортсыз калды (фото һәм видео)

Бәла аяк астында. Иртүк сыер саварга фермага юл алган Сирина Әгълетдинова да кайтуына гомер иткән өе янгын чыгып кара кисәүгә калыр дип һич уйламаган. Бүген йортның стеналары, түбәсе генә торып калган.

           Фаҗига 9 декабрь иртәсендә була.

Яңа ел бәйрәмен ашкынып көткән 10 яшьлек Альберт таң алдыннан уяна да үз бүлмәсенә чыгып серле утларны- гирляндаларны кабыза. Ничә ел чыршы бизәсәләр дә беркайчан да гирлянда кабызганнары булмый. Ә быел малай беренче кар ятуга ук әти-әнисен өйдә чыршы бизәргә әйдәкли.  Балкып торган Яңа ел матурлыгына карап ләзәтләнә дә икенче бүлмәгә әтисе янына җылы юрган астына кереп чума егеткәй. Иң татлы йокы- таң алдыннан диләр. Әти дә, малай да берни сизмичә йоклый. Гирляндадан үрләгән ут стеналарны, челтәрләрне ялмап алгач кына Альберт ачы төтен исенә уяна.

             Исне сизеп алуга ул өстен каплап бүлмәгә йөгереп чыга, ә анда- ялкын телләре аждаһадай бар нәрсәне ялмап бара.

Улы урамга атылып чыкканда Сирина да савымын тәмамлап кайтып килә. Баланың, “Әни, янабыз!” диюен ишетүгә өй эченә ташлана. Чөнки йортның тышкы ягында берни сизелми. Хәтта иртә торган күршеләр дә урамда бер төтен исе, ялкын күренмәүне искә төшереп гаҗәпләнә. Замана җиһазлары, пластик төзелеш материаллары бик хәтәр-  бердән, ялкында эреп кенә төшәләр, икенчедән, исе агулы, өченчедән- бинаның тышкы ягына пожар билгеләре чыгып җитә алмый. 

            Татар Суыксуы авылындагы янгын сүндерү командасы санаулы минутлар эчендә Әгълетдиновлар йортын коткарырга ашыга. Барлык күршеләр, авылдашлар ярдәме белән утны сүндерәләр. Әмма гаилә кыш уртасында шыр ялангач  басып кала.

Ренатның авылдагы 92 яшьлек бабасы Марсель Галиуллин тиз арада оныгын хатыны, баласы белән үзенә чакырып ала. "Күпме яшисегез килә, шуның кадәр яшәгез", дип гаиләне үзенә сыендыра. 

Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина Әгълетдиновларга ярдәм кулы сузган барлык авылдашларга рәхмәт белдерде:

-    Безнең җирлектә күңелсез хәл булды. Халкыбыз Әгълетдиновларга бердәмләшеп ярдәм күрсәтә. Ренатның бабасына рәхмәт, Марсель абый берсүзсез гаиләне үзенә сыендырды.

Ул авылыбызның иң хөрмәтле кешесе, мулла вазыйфасын да башкара, үлем- җитем булса, мәетләрне юа, җирләү кебек авыр вакытта авыл халкына терәк булып тора. Җирлектәге оешмаларга, Сирина эшләгән “Әнәк” агрофирмасына, район мәктәпләренә зур рәхмәт. Сиринаның картасына акча салалар. Ә фаҗига булган көнне Уразай мәктәбе директоры иртән үк шалтыратып Альбертка мәктәп кирәк-яракларын җибәрде. Чаллыдагы авылдашлар да булышты. Мари Суыксу халкы оештырган “Своих не бросаем” волонтерлар төркеме дә саллы ярдәм күчерде. Дөнья малы табылыр, баш исән булсын!


             Бүген гаилә кабат йорт-җир торгызу артыннан йөри. Исәпләре- Мари Суыксуы авылындагы бер буш өйне сатып алу.

Бәясе генә алар өчен буй җитмәслек- сатучы 500 мең сум сорый. Сирина Әгълетдинованың счетында 140 мең сум акча җыелган инде.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Тамчыдан күл җыела диләр, авыр тормыш хәлендә калган райондашларыбызга ярдәм күрсәтсәк иде.

Сирина Әгълетдинованың +7-939-331-76-88 телефон номеры "Сбербанк"тагы исәп-хисап счетына беркетелгән.

     

         Бүген Әгълетдиновлар пожарда исән-сау калуларына сөенә. Улы Альбертның авызын юеш тукыма белән каплап үзен-үзе саклавы да ананы гаҗәпкә калдырган. "Мәктәптә балаларны көтелмәгән хәлләрдә үз-үзләрен тотарга өйрәтәләр икән. 10 яшьтә генә булса да югалып калмады улым. Бик зур рәхмәт укытучыларга! Әгәр мин дә моны белгән булсам, өемнән берничә кирәкле әйберемне алып чыга алган булыр идем", ди Сирина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев