Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары «Без-бергә!» штабына бер йөк машинасы гуманитар ярдәм китерде (фотолар)

«Без-бергә!» гуманитар ярдәм штабы көннән-көн үзенең эшчәнлеген киңәйтә.

"Яшьлек" яшьләр үзәгенә урнашканнан бирле бирегә районыбызның авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан, хәтта ерак районнарда яшәүчеләр дә махсус хәрби операциядәге егетләргә төрлечә ярдәм алып килә. Бүген мәсәлән, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары бер йөк машинасы җылы киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары, күчтәнәчләр китерде.

Яңа уку елы башлану белән гимназиядә хәйрия айлыгы игълан ителде. СВОдагы якташларыбызга атап ярдәм акциясе оештырылды. 

- Бу акциягә барлык укучылар, директорыбыз, гимназиянең административ җитәкчелеге кушылды. Һәр сыйныфтан ата-аналар ярдәме белән бик күп күләмдә солдатларга әйберләр җыелды. Балалар үз куллары белән солдат абыйларына багышлап хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар. Солдатларның тизрәк өйләренә сау-сәламәт булып кайтуларын теләп, алар белән горурлануларын, аларны якыннарының өзелеп көтүләре турында яздылар,- дип бу акция хакында сөйләде безгә педагог-оештыручы Алсу Хафизова. 

Гимназиянең волонтер отрядлары барлык әйберләрне пөхтәләп тартмаларга тутырган.

Штабка китергәнче җылы киемнәр, оекбашлар, бияләйләр, күчтәнәчләр, ризыкларны кабинетларда саклап торганнар. Гимназиядә укучы балалар арасында әтиләре, абыйлары махсус хәрби операциядә катнашканнары бар. Аларны да гимназия искә алган, исемләп атап хатлар белән аерым тартмалар әзерләгәннәр. 

Донбасстагы волонтер Алена Zабайкальскаяның да үтенечен җиренә җиткереп башкара гимназия коллективы. Алена Zабайкальская карамагында бер ярдәмсез калган 150 бала яши. Алена безнең волонтерларга шушы балалар өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Балаларга җылы курткалар, киемнәр, канцелярия әсбаплары, ДЦП авырулы балаларга памперслар, коляскалар кирәклеге турында әйтә ул. Гимназия коллективы Донбасс балаларын да игътибарсыз калдырмый, алар өчен махсус ярдәм җыела.

Әле дә "Яшьлек" яшьләр үзәгенә гуманитар ярдәм килә тора. 

"Без-бергә!" штабы җитәкчесе Гөлинә Иделбаева гимназия коллективына шундый зур булышлык күрсәтүләре өчен чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде. 

heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев