Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Татар Ямалысы һәм Чалманараттагы хәйрия концертларыннан 22 мең сум акча җыелды

Май ае- елның иң көтеп алынган аедыр, мөгаен. Чөнки бөтен кешелек иң зур бәйрәм- Җиңү көнен аеруча сагынып каршылый. Бөек Җиңүнең инде 79 еллыгын бәйрәм итсәк тә күңелләр һаман әрнү, сыкрау белән яши. Чөнки бүген дә дөньяда аяусыз сугыш бара. Дөньяның һәр почмагында махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә ярдәм итү эшләп килә. Гади генә авыл кешеләре дә әлеге изге эштән читтә калмый.

9 май көнне Чалманарат, 11 майда исә Татар Ямалы мәдәният йортларында гөрләп хәйрия концертлары узды. Чалманараттагы хәйрия концертында авыл халкы, Бурсык, Ямалы, Гәрәй,Такталачык авылыннан килгән үзешчәннәр дә чыгыш ясады. Егетләребезгә Чалманаратта узган концерттан 8 000 сум, Татар Ямалысы авылында 14 350 сум күләмендә матди ярдәм җыелды. 

11 май көнне исә Татар Ямалысы мәдәният йорты гөрләп торды. Көннәр суык булуга карамастан, халык концертка агылды. "Мин яратам сине, тормыш! " дип аталган тирән мәгънәле, эчтәлекле чара бик күпләрне җәлеп итте. Концертта Татар Ямалы авылы үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, укучы егет-кызлар, кайткан кунаклар, авыл онык- оныкчыклары, Чалманарат, Гәрәй авылыннан килгән кунаклар чыгыш ясады.

Һәр чыгыш, уйландырыра торган итеп әзерләнгән, концерт номерлары һәркем күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтерлек, югары дәрәҗәдә итеп оештырылган иде.

Авыл яшьләренең, өлкән буын вәкилләренең, кайткан кунакларның, балаларның мәдәнияткә тартылуы, ярдәм итәргә ашкынып торулары сокландыра.

- Хәйрия концертын бик зурлап икенче тапкыр уздырдык, беренчесе- 5 ноябрьдә 3 сәгать ярымлык программа белән узган иде. Ул чакта концерттан 25 800 сум акча кертә алдык. Бу юлы исә 14 350 сум күләмендә ярдәм җыелды. Матди ярдәмне волонтёр кызларыбызга илтеп тапшырдык, Аллага шөкер! Гомумән, ярдәм итү ягыннан, безнең авыл халкы бик тырыш. Ел дәвамында районыбыз, шулай ук авылдаш егетләребезгә матди ярдәм итү өстендә эшлибез, ярдәм иткән һәркемне авылыбыз группаларында чагылдырып барабыз. Апалар токмач та кисәләр, оекбаш та бәйлиләр, кирәк-яраклар да китерәләр.Солдатларга җан җылысы өргән хатлар да язабыз, мәктәп укучылары белән рәсемнәр ясап җибәрәбез! Боларны оештыруда иң зур рәхмәт авылдашыбыз Варина Гөлназ апага. Әлеге хезмәтләрне оештыруда аның өлеше аеруча зур. Хәйрия концертларында катнашкан һәрбарчасына, ярдәм кулы сузган һәркемгә, якты киләчәгебез өчен тырышкан барлык кешеләргә зур рәхмәт белдерәм. Тизрәк сугышлар тәмамланып, барча егетләр исән-сау көе өйләренә, гаиләләре янына кайтып, тыныч, аяз күк йөзе астында гөрләшеп яшәсәк иде, -ди Татар Ямалысы мәдәният йорты директоры Айсылу Фирдинант кызы Нургалиева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев