Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Хәтер тактасында әфганчының исеме мәңгеләштерелде

Әфганстан сугышы ветераны Алмаз Ситдыйк улы Биктимеровның туган йортына истәлек тактасы куелды. Хәтер тактасында әфганчының исеме мәңгеләштерелде

Әфганстан сугышы ветераны Алмаз Ситдыйк улы Биктимеровның туган йортына истәлек тактасы куелды. Хәтер тактасында әфганчының исеме мәңгеләштерелде.


Чарада Алмаз Биктимеровның әнисе, якыннары, сыйныфташлары, әфганчылар, Чечня сугышы ветераннары, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев, әфганчылар оешмасы җитәкчесе  Илсур Гатин, Чечня сугышы ветераннары оешмасы җитәкчесе Вазих Харисов чыгыш ясадылар. 


1983-1985 елда әфган сугышында катнашкан Алмаз Биктимеров туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Олыимән авылында яши, шофер булып эшли. 2024 елның 15 февралендә – Әфганчы-интернационалистлар көнендә вафат булган.


Чараны Алмазия Хаҗиева алып барды. Патриотик җырлар яңгырады. Гүзәл исемле кыз бала Илсөяр Галиева язган шигырьне укды. Киров урта мәктәбе укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре әлеге чарада музыкаль чыгыш белән катнаштылар.
Биктимеровлар гаиләдә 5 бала үскәннәр. Әниләре Илсөяр Галиева һәм якын туганнары Алмазның ярдәмчел һәм акыллы булуын искә алдылар. Йортлары күл буенда урнашкан, бер тирәдәге 7 йорттан 43 бала бергә уйнап-шаярышып үскәннәр. Язмыш аларның төрлесен-төрле якка таратса да, туган авыл, Ватан төшенчәсе күңелләрдә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев