Актаныш районы суды эшчәнлеге белән таныштылар
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Актаныш районы суды эшчәнлеге белән таныштылар.
Очрашу барышында кунаклар судның эше, хезмәткәрләрнең эш шартлары һәм учреждениенең көндәлек эшчәнлеге белән таныштылар.
Суд системасының нәтиҗәле эшләве, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, суд эшчәнлегенең ачыклыгы һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында фикер алышу булды.
Нет комментариев