Яңа Әлем авылы ветераны Илсур Зәкиев балалар белән очрашты
Яңа Әлем авылында яшәүче Илсур Зәкиев- Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан яугир. Ул махсус хәрби операциядә дә булып кайтты. Хәзерге вакытта Илсур патриотик тәрбия эшендә актив катнаша.
Ул мәктәп укучылары, яшьләр белән очрашуларда тынычлыкның кадере турында чыгышлар ясый, үзе иҗат иткән шигырьләрен укый.
Бүген Илсур Зәкиев районның социаль яклау бүлегендә балалар белән очрашып, патриотик әңгәмә үткәрде. Ветеран үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, сугышлардан саклану, туган илне ярату һәм бердәм булу хакында әңгәмә корды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев