Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз сөеклесе белән гаилә корды

Бүген Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә бик матур, истәлекле чара узды. Якташыбыз, Аеш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Россиянең киләчәге өчен махсус хәрби операциядә көрәшүче Азамат Галиев үзененең сөйгәне- Уфа кызы Лилияна Идиятуллина белән кавышты, законлы никахларын теркәделәр.

ЗАГС мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Россия Федерациясенең яшь гаиләсе туу уңаеннан Галиевлар гаиләсен тәбрикләп, аларга язылышу таныклыгын тапшырды. Шулай ук Татарстан Рәисе ярдәме белән нәшер ителгән, милли ядкаребез- татар халык ашлары рецептлары тупланган, затлы рәсемнәр белән бизәлгән саллы китап бүләк итте. 

Актаныш районы муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев ике республика- Татарстан белән Башкортостан, ике милләт- татар һәм башкорт милләтен берләштереп барлыкка килгән Галиевлар гаиләсенә зур өметләр баглавын әйтте. Яшь гаилләне котлап, чәкчәк һәм чәчәк гөлләмәсе бүләк итте.

 Бүгенге тантана аеруча истәлекле. Үземнең укучым, элеккеге технология техникумы студенты Азамат Галиевнең өйләнүенең шахиты булырга туры килә. Азамат студент чагында ук үзен тәвәккәл, нык егет итеп танытты. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм илтергә баргач та, Азамат белән очрашып күрештек. Үзен яу кырында да ул чын егетләрчә, куркусыз, батырларча тота.

Азамат, без синең белән чиксез горурланабыз. Ә Лилиянага әйтер сүзебез шул, һәр батыр ир-егете артында акыллы, сабыр, түземле, аңа терәк булырдай хатын-кыз тора. Сиңа да тылда Азаматны яңадан-яңа җиңүләргә рухландырып, көч биреп торырга язсын. 

Барыбызның да теләге: тизрәк илебездә тынычлык урнашсын, сезнең кебек егетләр исән-сау гаиләләренә кайтып, сау-сәламәт балалар үстерсеннәр. Бер-берегезгә терәк булыгыз!

Әйе, Азамат Галиев- Актаныш районының горурлыгы. Технология техникумын тәмамлагач, Башкортостанның Алкино-2 хәрби частенда хезмәт итә. Ярты ел ил алдындагы бурычын үтәгәннән соң хәрби контракт төзи. 2022 елның 22 февралендә аларның часте Белоруссиягә, аннан Украинаның Черниковский өлкәсенә кертелә. Авдеевка, Макевка, Луганск, Альчеевск һәм башка өлкәләрдә дә дошманнарга каршы көрәшә.

Хәзерге вакытта кече лейтенант, рота командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары Азамат Донецк Халык республикасының Свердловск шәһәрендә хезмәт итә. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшүче якташыбыз дәүләт бүләкләренә дә лаек булды. Беренче бүләге – Жуков медаленә ул часть солдатларын чыгару өчен күпер төзегән өчен лаек бүләкләнде.  «Сугышчан батырлык өчен», «Фидакарьлек өчен» медальләре дә Азамат Галиевнең батырлыгы, кыюлыгы, патриотик характеры турында ачык сөйли.

Бүген бик дулкынланам. Чөнки тормышымда җитди адым ясыйм. Безне Лилияна белән мин чираттагы отпускага кайткач, дуслар таныштырды. Бер күрүдән бер-беребезне ошаттык. Туй үткәрү өчен өстәмә ун көн ял бирделәр. Әле егерме көнгә якын Лилияна белән бергә булачакбыз, – ди Азамат пар балдаклар алышыр алдыннан. 

Лилияна ирен үзенең туган шәһәре Уфада көтәчәк. Беренче тапкыр Актанышка аяк баскан яшь кәләш безнең якларның матурлыгына соклана, мәдәният сарайлары, башка объектлар белән танышкач, бик ошатуын әйтте.

Әлбәттә, Азаматны яу кырына озату бик җиңел түгел. Бик борчылам, әмма бар да яхшы булыр дип уйлыйм. Ул үзенә мине батырлыгы, максатчанлыгы, җитдилеге, җаваплылыгы белән җәлеп итте, -ди сәүдә белгече булып эшләүче Лилияна.

Гөлфинә Баян кызы яшь гаиләгә саулык-сәламәтлек, илебездә тынычлык урнашып, барлык парлар да тигез мәхәббәт белән, балалар үстереп яшәвен теләде.  ЗАГС мөдире махсус хәрби операциядәге сугышчыларның өйләнергә теләк белдергәндә, мөрәҗәгатьләрен РФ Юстиция министрлыгыннан килгән хат нигезендә үтәүләрен әйтте, ягъни никах көнендә үк рәсмиләштерелә ала. Тагын шунысы сөенечле, районыбызда 2025 елда өйләнешүчеләр саны аерылышучыларга караганда күбрәк. 

Азамат белән Лилияна Галиевларны әти-әниләре, туганнары ихластан котлап, изге теләкләрен теләделәр. Яшь парлар иң якын кешеләре алдында беренче вальсларын биеде. Бер-берсен чәкчәк белән сыйладылар, әлеге йоланың нигезендә ир белән хатын балга катырылган төш кебек бер-берсенә берегеп, ябышып яшәсен, тормышлары баллы-татлы булсын дигән мәгънә ята. Кунакларның да теләге шундый: котлаулар барышында алар Галиевләр гаиләсенә озын, матур, мәхәббәтле гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев