Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Гизамов: Без Ватаныбызны сакларга тиеш!

Бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы кичәнең кадерле кунагы — Иске Кормаш авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Гизамов булды.

Гизамовлар гаиләсе өчен Ватанны саклаучылар көне аеруча зур мәгънәгә ия. Илсур үзе — махсус хәрби операциядә катнашучы, ике улы диңгез пехотасында хезмәт итә, шуларның берсе контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша, инде Илсур абый фронтка киткәндә үк газизе яу кырында илебез азатлыгы өчен көрәшкән була. Ә өченче улы быелгы язда хәрби хезмәт чакырылышына барырга әзерләнә.

Илсур Гизамов ике кадерле кешесен ут эченнән өзелеп көтеп алган тормыш иптәшенә, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы күршеләренә, авыл һәм район җитәкчеләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук үзәк район хастаханәсе табибларына һәм шәфкать туташларына аерым рәхмәт белдерде. Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата зур игътибар күрсәтелүен ассызыклады.

— Әтиебез безне ничек тәрбияләгән булса, мин дә улларыма шулай аңлатам: Ватанны һәрвакыт сакларга кирәк. Җиңү безнең якта булачак! — диде ул.

Луганскидан райондашыбыз, депутат Илсур Гизамов: “Мине монда “Старый” дип йөртәләр

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев