Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Актаныш укытучылары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына лаек булды

Татар телендә белем бирүнең сыйфатын арттыруны стимуллаштыру, мәктәп укучылары белән эшне оештыруга инновацион алымнар тарату, талантлы укытучыларга ярдәм итү, шулай ук туган телдә укытуның нәтиҗәле педагогик тәҗрибәсен җәелдерү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан иткән иде. Әлеге абруйлы бәйгедә Актаныш районының өч югары квалификацияле педагогы зур уңышка ирешеп, җиңүчеләр рәтенә басты!

Безнең җиңүчеләр:

  • Эльмира Ваншина – Актаныш икенче санлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;

  • Светлана Шәйхуллина – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы;

  • Илсур Гыйльметдинов – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тарих укытучысы.

Хөрмәтле педагогларыбызны бу зур һәм лаеклы уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә армый-талмый башкарган җаваплы эшегездә ныклы сәламәтлек, түземлек, яңа иҗади уңышлар һәм югары казанышлар телибез! Районыбыз мәгарифе данын алга таба да югары дәрәҗәдә якларга нисеп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев