Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Ел укытучысы – 2026: Бүген Актаныш педагоглары «Педагогик интервью»да осталыкларын сыный

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Ел укытучысы-2026» бәйгесенең муниципаль этабы финалына килеп җиткән мөгаллимнәр «Педагогик интервью» өлешендә көч сынаша. Әлеге мөһим сынауга килеп җиткән 13 укытучы белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов очрашты. Педагогларыбызга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, зона, республика турларына үтүләрен, районыбыз данын яклаячак җиңүчеләргә уңышлар теләде.

Актаныш муниципаль районында «Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы дүрт номинация буенча уздырылды. Әлеге мәртәбәле чара педагог һөнәренең абруен күтәрүгә, иҗади эшләүче укытучыларны барлауга һәм алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуга юнәлтелгән.

Муниципаль этап түбәндәге номинацияләр буенча оештырылды.
— өзлексез педагогик стажы биш елдан артык булган укытучылар өчен «Ел укытучысы»;
— «Башлангыч класс укытучысы»;
— «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»;
— педагогик стажы өч елга кадәр булган яшь белгечләр арасында «Педагогик дебют» номинацияләре.

Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, бәйгенең муниципаль этабында барлыгы 33 педагог катнашкан. Аларның 17се «Ел укытучысы» номинациясендә чыгыш ясый, 9 укытучы — «Башлангыч класс укытучысы» номинациясендә үз осталыгын сыный. «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 4 педагог катнашса, «Педагогик дебют» номинациясендә 3 яшь белгеч жюрига осталыгын күрсәткән.

Муниципаль этап ике турдан тора.

I тур:
— «Дәрес» сынавы (25 минут), үзанализ һәм жюри сорауларына җаваплар;
— «Осталык классы» (15 минут).

 

II тур:
— «Педагогик интервью». Бүген әлеге турда көч сынашалар:

Нәбиева Энҗе Рәшит кызы — аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;
Гыйбадуллина Сөмбел Флүс кызы — Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Мурзина Эльвира Дәннур кызы — Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
Шәйгарданова Зилә Әхмәтҗан кызы — Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;
Шәйгардәнова Илүсә Инсаф кызы — Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы;
Гыйззатуллина Айсылу Илгиз кызы — Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;
Мөхтәрова Әлфия Әскәр кызы — Тат. Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы.

Мусина Рүзилә Айдар кызы — сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле укытучысы;
Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы — әлеге гимназия-интернатның башлангыч класс укытучысы;
Исламова Зөлфия Әскать кызы — биология укытучысы;
Бәширова Гүзәл Марат кызы — Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Саматов Азат Нури улы — Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;
Гарәева Зәлифә Зөлфәр кызы — Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Бәйгегә команда белән һәм югары әзерлек дәрәҗәсе белән сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 1 нче һәм аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре, Киров, Аккүз, Байсар, Меңнәр, Тат. Ямалы, Чуракай, Югары Яхшы төп гомуми белем бирү мәктәпләре килгән.

«Ел укытучысы – 2026» бәйгесенең зона этабы 2026 елның 20–21 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе базасында узачак. Зона этабында түбәндәге районнар һәм шәһәрләр вәкилләре катнаша:
Актаныш, Мөслим, Тукай, Сарман районнары, Яр Чаллы, Минзәлә, Азнакай һәм Зәй шәһәрләре. 
 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев