Мари Суыксуы мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады
Мари Суыксуы мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен истәлекле һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч бәйрәм — соңгы кыңгырау тантанасы узды. Бу көн һәркем күңелендә балачак белән саубуллашу һәм яңа тормыш этабына аяк басу символы булып истә кала.
Бәйрәм чарасында мәктәп директоры Эдуард Амерҗан улы чыгыш ясап, укучыларны уку елы тәмамлану белән ихлас котлады. Ул чыгарылыш укучыларына алдагы имтиханнарда һәм тормыш юлында зур уңышлар теләде, мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларга Мактау грамоталары тапшырды.
Чарада шулай ук Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина да катнашып, чыгарылыш укучыларын җылы сүзләр белән тәбрик итте, аларга ышанычлы адымнар, имин һәм уңышлы киләчәк теләде.
Быел Мари-Суыксуы мәктәбен 9 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Алар өчен соңгы кыңгырау — мәктәп тормышының мөһим бер этабы тәмамлану һәм яңа мөмкинлекләр, яңа юллар башлану билгесе булды.
Чыгарылыш укучыларын чын күңелдән котлыйбыз! Аларга үз көчләренә ышаныч, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм зур казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев