Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

87 яшьлек Әдибә апа корбан чалдырып итен Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортына тапшырды

Иске Кормаш авыл җирлегенең Кыркаентүбә авылында яшәүче Ак әби — 87 яшьлек Кәшбиева Әдибә махсус хәрби операциягә киткән туганы, авылдашы, күршесе Гәрәев Илнар Фәрит улының исән- имин кайтуын, сугышларның тизрәк тәммамлануын теләп, изге теләкләр багышлап корбан чалдырды.

Корбан итен ак әбиебез Пучы картлар йортына илтеп тапшырды. Интернатта яшәүчеләр өчен Әдибә апаның күчтәнәченнән- 36,8 килограмм корбан итеннән аш-су әзерләнәчәк.

"Әдибә апа!
Сәламәт бул, изгелегең үзеңә мәртәбәләп кайтсын" ,-ди аңа авылдашлары һәм олы яшьтәге хәйрияче белән горурлануларын хәбәр иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев