«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары гонорар акчаларына махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм сатып алган
«Актаныш таңнары» редакциясе каршында эшләп килуче «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары гонорар акчасына махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм сатып алган. Бүген иҗатчыларыбыз сугышчыларга дигән кирәк-яракларны «Без бергә» ярдәм фондына тапшырды.
"Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе иҗатчыларының бер көлтә шигырьләре «Казан утлары» журналында басылып чыккан иде. Җирле шагыйрьләребез әлеге иҗат җимешенә тигән гонорарның бер өлешенә махсус хәрби операциядәге якташларыбызга кирәк-яраклар сатып алырга ниятләгән. Изге эшкә киртә юк. Бүген "Агыйдел дулкыннары"ның җитәкчесе Лилия Шәйгәрданова белән Илчебай кызы Рәмзия Вәлиева "Без бергә" ярдәм фондына 4300 сумлык әйберләр тапшырды.

Рәмзия апа моңа өстәп сугышчыларга чәйләр дә алып килгән. Үзебезнең Актаныш болыннарыннан, урманнарыннан җыелган хуш исле үлән, кипкән җиләк-җимешләрдән ясаган ул аны. Рәмзяи апага чәй әзерләшергә, чәй өчен капчыклар тегәргә өлкән яшьтәге әбиләр дә ярдәм итә. Бу хакта монда яздык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев