Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

«Актаныш» агрофирмасы осталары ясаган калай мичләр хәрби операциядә катнашучыларга озатылачак

Мобилизацияләгән райондашларыбызга ярдәм дәвам итә. «Актаныш» Агрофирмасы» ҖЧҖ егетләре күңел җылысын кушып хәрби хәрәкәттәгеләргә калай мичләр ясады.

       Калай мичләрне, халык телендәге "буржуйка"лар ясауны агрофирманың ремонт-механика цехында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Илдар Гыйльфанов белән Равил Гариповка ышанып тапшырганнар.

Оста куллы егетләрнең калай мичләрне ясауда тәҗрибәсе шактый.

Актаныштан хәрби хәрәкәттәгеләргә беренче тапкыр җибәрелгән гуманитар ярдәм белән ике буржуйка ясап юллаганнар.

Бу юлы инде  мобилизацияләнгән хезмәттәшләренең "Безгә аның матурлыгы, бизәкле булуы мөһим түгел, никадәр гади- шуның кадәр отышлы", дигән  сүзләрен истә тотып, калай мичне алдагыларына караганда гадирәк һәм бәләкәйрәк иткәннәр. Бер атна дигәндә 10 калай мич әзер булган. 


- Калай мичләрне ясауга киткән барлык чыгымнарны "Актаныш" Агрофирмасы" күтәрде. Агрофирма хезмәтчәннәре мобилизацияләнгәннәргә беренче тапкыр гына ярдәм итми, тепловизор сатып алырга да һәркем үз өлешен кертте,- дип, цех җитәкчесе Нәсим Хәбибуллин  хәриячелек эшчәнлеге белән таныштырды.  

            Агрофирма инженеры Илһам Хәкимов районыбызның волонтерлык хәрәкәте җитәкчеләре Гөлинә Иделбаева һәм Гөлинә Финус кызы белән һәрвакыт элемтәдә. Кызлар райондашларга тепловизор кирәклеген хәбәр иткәч, Илһам мессенджерда аерым төркем оештырып бу хакта үзенең хезмәттәшләренә җиткерә.

 115 мең сумны җыю акрын барганлыгын күреп алган агрофирма директоры Рамил Вәлиев 85 мең сум акчаны үз кесәсеннән тапшыра. Шулай итеп тепловизор Мәскәүдән тиз арада кайтып җитә,тиздән хәрби операциядә катнашучыларга озатылачак. 

- Мобилизацияләнгән хезмәттәшләребезнең гаиләләре, әти-әниләре белән аралашып торабыз. Беренче "буржуйка"ны да бер хезмәттәшебезнең әнисе Фирдания апа үтенече буенча ясап җибәрдек. Бик вакытлы эшләдек без аны, егетләр канәгать калды. Инде барлык якташларыбыз исән-сау кайтсыннар, дөньяда тынычлык урнашсын, -дип теләкләрен әйтте Илһам Илдус улы. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Ләйсән Газизова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев