Гуманитар йөккә челтәрләр, азык-төлек һәм кирәк-яраклар керде.
Ярдәмне Чаллыдан Фәнил исемле волонтер кабул итеп алды. Бу юлы йөк составында маскировка челтәрләре, коры ашлар, су, газ баллоннары һәм аптечкалар бар.
Чираттагы партиядә 51 маскировка челтәре әзерләнде. Алар моңа кадәр җибәрелгән 440 челтәргә өстәлә һәм барлыгы 491 челтәр җибәрелгән була. Челтәрләрне үрүдә районның төрле авылларыннан хатын-кызлар катнаша. Бу эшкә ярдәм иткәннәр арасында 2нче мәктәпнең «Юнармия» егетләре, Актаныш технология техникумы студентлары һәм Иҗат үзәге хезмәткәрләре дә бар.
Ярдәмне оештыру турында «Актаныш хәрәкәте» волонтеры Илина Арсланова сөйләде. Аның сүзләренчә, Чаллыдагы «Поддержим своих» төркеме белән дә даими хезмәттәшлек итәләр. Актаныштан аларга күп күләмдә токмач җибәрелә, ә үз чиратында Чаллыдан һәм Минзәлә районыннан килгән коры ашлар хәрбиләргә бүлеп таратыла. Бу юлы ярдәм җыелмасында күпләп су, газ баллоннары һәм аптечка форматында аерым әзерләнгән медицина кирәк-яраклары да бар.
«Актаныш хәрәкәте» бер елдан артык вакыт дәвамында эшли. Волонтерлар үзләре генә түгел, бөтен район халкы ярдәме белән эш алып бара. Якын-тирә районнардан да челтәр үрү өчен кешеләр килеп материал алып китә. Һәр авылда челтәр үрү төркеменең үз исеме бар: Мари Суыксуда — «За сыновей», Чалманаратта — «Җиде нарат», Яңа Әлемдә — «Җылы куллар», Актанышта — «Иҗат үзәге», Табанлыкүлдә — «Чын йөрәктән», Яхшыйда — «Яхшыйлылар», Әтәстә — «Изге Ай», Татар Суыксуда — «Җылы куллар», Пучыда — «Добрые сердца», Аешта — «Аврора», Чөгәнәдә — «Команда добра», Качкында — «Надежда», Чишмәдә — «Өмет». Шулай ук челтәрләр әзер булгач, алар эченә кирәкле әйберләр — дымлы салфеткалар, носкилар, кырыну станоклары, окоп шәмнәре һәм башка кирәк-яраклар салу оештырыла. Корбан ите дә 108 литрлы суыткычта җибәрелә.
Челтәрләр өчен нигез материал интернет-кибет аша алына, ә төп материал Санкт-Петербургтан кайтарыла. Аны Чаллыга «КИТ» транспорт компаниясе китерә, волонтерлар үзләре барып алып кайталар. Бу юнәлештә эш җайга салынган булса да, зур күләмдә акча җыю һәм аерым зур ихтыяҗларны каплау волонтерлар өчен авыррак мәсьәлә булып кала.
Волонтерлар билгеләп үткәнчә, ярдәм итүчеләр күп булса да, хәрбиләрнең ихтыяҗлары һаман зур. Гуманитар ярдәмне мондый күләмдә оештыру җиңел булмаганлыктан, әлеге зур җибәрүне соңгысы дип планлаштыралар, әмма теләүчеләр шәхси посылкаларын Чаллы аша җибәрә ала. 1нче мәктәп коллективы үткәргән ярминкәдән соң зур ярдәм әзерли, шулай ук челтәрләр үрү дә тукталмаячак. Волонтерлар бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә.
Нет комментариев