Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

«Без бергә» концерт труппасы махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен хәйрия концертларын дәвам итә

«Без бергә» коммерцияле булмаган оешма каршында эшләп килүче «Без бергә» хәйрия концерт труппасы Актаныш районы авыллары буйлап ярдәм тамашаларын янәдән башлап җибәрде. Шушы көннәрдә труппа артистлары Чишмә авылына гастроль белән барды. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән концертны тамашачылар бик яратты.

 

Менә дүрт ел дәвамында «Без бергә» артистлары махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары оештыра. Районыбыз халкы җырчыларның, автор -башкаручыларның, сүз осталарының чыгышын көтеп ала. Алкышлап сәхнә артына озата. Әлбәттә, яу кырындагы егетләребезгә һәркем булдыра алганча акчалата ярдәм күрсәтә. Чишмә авылындагы тамашадан 14 500 сум акча җыелды. Тамашада махсус хәрби операциядә катнашкан, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Илсур Зәкиев та үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, залдагылар ана аеруча хуплап алкышларга күмде. 

«Чишмә» агрофирмасы директоры Ленис Вәлиев «Без бергә» коммерцияле булмаган оешманың җитәкчесе, волонтер Лилия Гикраминага, волонтер Фирдания Нуруллинага рәхмәт әйтте. Авыл халкының махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда, булышуда активлык күрсәтүләрен белдерде:

Авылда маскировка челтәрләре үрәләр, апаларыбыз токмач кисә, окоп шәмнәре ясыйлар. Авылыбызга килеп матур, мәгънәле концерт күрсәтүегезгә зур рәхмәт, -  диде ул артистларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев