«Без бергә» хәйрия труппасы Чишмә авылында концерт күрсәтте
Хәйрия

«Без бергә» хәйрия труппасы Чишмә авылында концерт күрсәтте

Кичә, 4 нче июль көнне, Чишмә авылында «Без бергә» хәйрия концерт төркеме артистлары авыл халкына зур концерт-тамаша оештырды.

Әлеге чара барышында җыелган 14 570 сум акча махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәмгә юнәлдереләчәк. Бу матур кичнең һәр минуты изге ниятләр белән сугарылган иде:

Егетләребезгә бу ярдәм файдалы булсын, аларга көч-дәрт өстәсен! Тизрәк сугышлар бетсен, яу кырындагы батырларыбыз исән-сау булып, Җиңү белән туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар!

«Без бергә» волонтерлары җитәкчесе Лилия Гикрамина Чишмә авылының һәрбер кешесенә җылы кабул итүләре, ярдәм кулы сузулары өчен чиксез рәхмәтен җиткерде. 


Нет комментариев