Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Бүген «Пучы балалар бакчасында» махсус хәрби операциясендә катнашучыларына ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе узды

Бу вакыйга балаларны, ата-аналарны, авыл халкын һәм балалар бакчасы педагогларын берләштерде. Бай итеп бизәлгән ярминкә өстәлләрендә сатып алучыларга өйдә пешерелгән коймак, пәрәмәч, бал, как тәкъдим ителде.

Әлеге чара белән без махсус хәрби операция зонасында ил мәнфәгатьләрен яклаучы солдатларыбызга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә телибез. Үсеп килүче буынга Җиңү һәрберебезнең ярдәменнән тора дигән төшенчә бирү мөһим.

Ата-аналар, авыл халкы тәкъдим ителгән продукцияне сатып алып, уртак игелекле эшкә үз өлешләрен керткән арада, балалар күңелле стартларда бик теләп катнаштылар.

Җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәмгә китәчәк. Бу мөһим вакыйгада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Пучы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Имамова Оксана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев