Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм йөзеннән оештырылган чарада 12 мең сум акча җыелды.
7 октябрь көнне Чөгәнә авылы клубында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларга ярдәм итү максатыннан Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасының «Без бергә» исемле хәйрия ярминкәсе узды.
Яхшылыкка битараф калмыйча, ярминкәдә мәктәп коллективы, әти-әниләр, укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр актив катнашты. Җыелган 12 мең сум акча махсус хәрби операциядәге батыр егетләргә ярдәм итү өчен тапшырылды.
Кечкенә генә ярдәм дә зур терәк була ала. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә оештыручылар чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм иткәндә генә без көчле.
Илдә тынычлык урнашып, махсус хәрби операциядәге барлык егетләрнең дә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Нет комментариев