Иске Богады халык театры артистлары махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итте
Иске Богады халык театры Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» комедиясен күрсәткәннән кергән билет акчаларын махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм фондына тапшырды.
«Йөрәк маем» спектален артистлар ике тапкыр авыл сәхнәсендә һәм бер тапкыр район мәдәният йортында Актаныш районындагы театр декадасы кысаларында тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
Иске Богады театрының быелгы сезонында үзенчәлеге шунда- артистлар чираттагы спектакльгә билет сатудан кергән акчаларны «Без бергә» ярдәм фондына тапшырды. Соңгы спектакльдән 10 400 сум акча җыелган, табыш хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү өчен тотылачак.
«Без спектаклебезне яңадан сәхнәдә күрсәтүгә бик шат. Безнең чыгышыбыз тамашачыларга сәнгатьтән ләззәт алу гына түгел, ә солдатларыбызга ярдәм итү мөмкинлеге дә бирә», — ди оештыручылар.
Барлык тамашачыларга игелекле гамәлләре, ә артистларга — талант һәм инициативалары өчен зур рәхмәт. Алга таба да изге эшләрегез белән сөендерерсез дигән ышанычта калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев