Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ТЕЛӘКЛӘР ЧЫРШЫСЫ: Район башлыгы Ленар Зарипов игезәкләр Илһам белән Ислам Гыйльметдиновларга планшетлар бүләк итте

Илһам белән Ислам Гыйльметдиновлар «Теләкләр чыршысы» акциясенә катнашырга уйлыйлар- күңел түрләрендә йөрткән иң изге теләкләрен хатка язалар.

                 Яңа ел могҗизаларга бай- Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әле генә игезәк егетләргә планшет бүләк итте:

- Дөньяда могҗиза бар ул, сез аңа ышаныгыз! Яхшы укыгыз, әниегезне тыңлагыз,- дип Ленар Рафак улы Илһам белән Исламга Яңа ел күчтәнәчләре дә тапшырды.   

  Илһам белән Ислам Гыйльметдиновлар Актанышның икенче санлы мәктәбендә IV сыйныфта укыйлар. Әниләре аларны берүзе генә тәрбияли.

10 яшьлек улларына уку, сәләтләрен ачу өчен барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырыша. Планшеттан "Учи.ру" сайтына көн саен кереп математика, рус теле кебек фәннәрдән биремнәр эшләргә уйлыйлар.

- "Теләкләр чыршысы" акциясендә беренче тапкыр катнашабыз. балаларым планшетны кулларына алгач, бик сөенделәр, районыбыз башлыгы Ленар Зариповка улларымның хыялын тормышка ашырган өчен зур рәхмәт!-  ди игезәкләрнең әнисе Зилә.

      Гыйльметдиновлар "Яндекс" порталына кереп "Теләкләр чыршысы" акциясендә теркәләләр. Әниләре Зилә тәкъдимнәрен язгач, Илһам белән Ислам теләкләренең кабул буласына ышанып та бетмиләр. Әмма бүген егетләр Яңа елның сихри көчен үз күзләре белән күрделәр.

Реклама

Өйләренә бик зур кунак- район башлыгының килүен, һәм үз куллары белән планшетлар тапшыруын могҗиза дими, ни дисең!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев