Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Актаныш тарихчылары Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән «Кара генерал» Даян Мурзинның туган ягына барды

Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән милләттәшебез Даян Мурзин чит илләрдә «Кара генерал» буларак танылган. Аны «Русский Татарин» дип тә йөрткәннәр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 2025 ел Батырлар елы дип игълан ителде. Шушы истәлекле елда райондашларыбыз- тарихчы Рөстәм Мусин, 1 санлы Актаныш мәктәбе директоры Альберт Мансуров һәм Татарстанның атказанган артисты, режиссер Нур Хөсәенов Бөек Ватан сугышының легендар герое туган җире- Башкортстанның Бакалы районында булып кайттылар.

Даян Мурзин —  Башкортстанның Бакалы районы егете. 20 яшендә фронтка китә. 10нчы укчы дивизия командиры, соңрак разведка ротасын җитәкли. Төркестан легионында агент була, Чехия, Моравиядә фашистларга каршы көрәшә. Партизан хәрәкәтләрен оештыра. Гитлер Даян Мурзинны үзенең шәхси дошманы дип атаган. Кара сакалы өчен аны «Черный Генерал» дип йөрткәннәр.

Даян Мурзин үзен барлык метрикаларда татар дип күрсәткән. 2022 елда Уфада  милләттәшебезнең исемен мәңгеләштереп һәйкәл ачылган. 2021 елның декабрь аенда Кушнаренко районындагы көллият мәйданында бюсты куела. Даян Мурзин шушы уку йортын тәмамлаган. Бу бюстны булдыруда Татарстан ярдәм күрсәтә.

Сугыштан соң Даян Мурзин эчке эшләр органнарында эшли. Министр урынбасары була, адвокатлар коллегиясен җитәкли. Кызганычка, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән милләттәшебез турында без бик аз беләбез.

Гәрчә, Чехославакиядә аның исеме белән аталган урамнар бар. Инглиз язучысы Джона Хауланд үз китабында аны Джеймс Бонд белән чагыштыра. «Черный генерал» дип аталган фильм бар. Журналист Халисә Мөхәммәдиева легендар разведчик турында татар телендә фильм төшергән кеше.

2021 елда татар разведчигы тууга 100 ел булды. Бик күп медальләре, Чехославакия герое исеме булса да, Даян Мурзинның үз иленең герое исеме юк. Җәмәгать эшлеклеләре аңа Россия Герое исемен хәзер бирергә кирәк дип саный.

Бакалы районы музеенда «Кара генерал»га багышлап тарихи почмак булдырылган. Музей хезмәткәрләре райондашларыбызны ачык йөз белән каршы алдылар. Милләттәш героебезга игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Даян Мурзин мәктәптә яхшы укый, аеруча математика фәнен ярата. Иске Бакалы мәктәбен тик яхшы билгеләргә генә тәмамлый, арытаба данлыклы Кушнаренко педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, туган авылындагы башлангыч мәктәптә балалар укыта, райондагы Туктагол авылында башлангыч мәктәп директоры булып эшли.

1939 елда совет-фин сугышы башлану патриотик рухта тәрбияләнгән яшь буынга көчле тәэсир итә. Даян белән дә шулай була: ул бер иптәше белән яшерен рәвештә сугышка китә, чөнки яше җитмәгән була. Уналтысы яңа тулган ике үсмер 55 градуслы суыкта көч-хәл белән совет-фин чигенә барып җитәләр. Тик аларны хәрби оешмага укырга җибәрәләр. Алар Рига хәрби училищесына укырга керә. Ул заманда аларга укырга керү кыен булмаган, чөнки Туган илнең сугыш алдында торганын барысы да яхшы аңлый. Шуңа күрә алар немец телен тырышып өйрәнә. Анда бер елга якын укыганнан соң бер төркем иптәшләре белән Даян Мурзин СССР-Германия чигенә җибәрелә. Бу вакытта ул Балтыйк буе хәрби округының 10нчы укчылар диви­зиясендә взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Сакта торган совет солдатларына чикне үтеп чыккан немец коммунистларының “1941 елның 22 июнендә Германия СССРга каршы сугыш башлаячак”, дип хәбәр итүләренә беркем ышанмаган, хәтта шәһәр-авылларны утка тоткан хәлдә дә ике ил арасында поездлар йөреп торган.

“Шулай да 21 июнь төнендә беребез дә йокламады, хәвеф белән яшәде, – дип сөйләгән иде Даян Баян улы Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә. – Һәм, чынлап та, иртәнге дүрт белән биш арасында һавада канатларына фашист свастикасы төшерелгән самолетлар күренде. Алар шултиклем күп иде, ямьсез козгыннар кебек тезелешеп очып баралар. Һәм күп тә үтмәде, берәм-берәм бомбалар төшә башлады. Без фронтны тотарга күпме генә тырышып карасак та килеп чыкмады, көчләр тигез түгел иде. Анда мин дә 1941 елның сентябреннән декабрь ахырына кадәр булдым, бу беренче сугышым булды. Сугыш минем өчен яраланудан башланды, тагын дүрт тапкыр яраланачагымны белми идем әле. Иптәшләрем мине плащ-палаткада үзләре белән сөйрәп алып барды. Күрәм, аларга миңа караганда да авыррак. Калдырып китүләрен сорадым, күпер төбендә чокырга салып калдырдылар...”

Күпме яткандыр, үзе дә белми. Аны бер латыш табып дәваханәгә илткән. Арытаба дәваханәне немецлар басып ала, ә ул бер солдат белән качарга өлгерә. Зур авырлыклар үтеп, безнекеләр янына барып чыгалар...

1941 елның көзендә Д. Мурзин Гнибеда җитәкчелегендә румын һәм немец диверсантларына каршы юнәлтелгән катлаулы операциядә катнаша. 1942 елның августыннан 1943 елга кадәр “Төркестан” легионының беренче штаб ротасы агенты була, немецлар кулы астында калган Донбассның Сталин дигән шәһәрендә Германиягә сатылган генерал Власов армиясе солдатларын Кызыл Армия ягына күчерү буенча яшерен эшләр алып бара. Асылда, татар, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк һәм башка көнчыгыш халыкларыннан торган “Төркестан” һәм “Идел-Урал” легионын үзебезгә кайтару буенча югары командованиегә кыю эш планы тәкъдим итеп, власовчыларның берничә төркемен Кызыл Армия ягына чыгаруга ирешә.

Бервакыт отряд җитәкчесе Гнибеда Мурзинның татар-башкорт телләрендә яхшы сөйләшкәнен белеп кала һәм аңа яңа задание бирә. Командир бер атна элек кенә немецларның мөселман халыкларыннан төзелгән бер дивизиясенең Ямпольдә тукталганлыгын белә. Мурзин анда рота командиры вазыйфасында йөргән Курамысов белән очраша, очрашу уңышлы килеп чыга. Ул Мурзиннан шикләнмичә легио­нерларның Берлинда Муса Җәлил җитәкчелегендә немецларга каршы көрәшүләре, дивизиядә хезмәт иткән ватандашларының кайда, нинди пост биләүләре, алда торган операцияләр хакында мөһим мәгълүматлар бирә, хәтта партизаннарга корал белән ярдәм итә. Шушы очрашудан соң ике як та власовчыларны Кызыл Армия ягына кайтару буенча эшләр алып бара, ләкин, шуңа карамастан, барлык планнары да килеп чыкмый: батальон билгесез юнәлештә юлга чыга. Тик ике атнадан соң гына разведчиклар легионның бәләкәй генә Глуховка дигән калачыкта тукталганын ачыклый.

Мурзинның Курамысов белән тагын да бер тапкыр бәйләнешкә кергәнен белгәннән соң фашистлар постларын көчәйтә һәм Курамысов артыннан күзәтү оештыра. Иң актив легионерларны кулга алу, тикшерү башлана, кайберләрен шунда ук атып та үтерәләр. Мурзин да засадага эләгә һәм каты яралана, ләкин бу юлы дәвалану өчен Мәскәүгә җибәрелә. Разведчик башкалада дәваланып кына ятмый, “партизан хәрәкәте” штабының генерал-майоры Строкач боерыгы буенча бер үк вакытта самбо алымнарын, сәгать механизмында эшли торган гранаталарны өйрәнү, азимут буенча йөрү, немец телен үзләштерүгә диверсия эшләре белән шөгыльләнүдә тулы әзерлек үтә.

...Бервакыт фашистлар тарафыннан басып алынган Изюм шәһәренә Чехиянең бөтен дөньяга данлыклы “Батя” фабрикасында тегелгән күн туфлиләр, итальян костюмы, румын күлмәге кигән, кулына алтын сәгать таккан, күн сумка тоткан бик чибәр бер егет килеп төшә. Ул үзен коммерсантмын дип таныштыра, асылда исә совет разведчигы Даян Мурзин булып чыга. Бу килүендә дә ул, башлыча, татар-башкортлардан торган “Идел-Урал” легионын Кызыл Армия ягына күчерү буенча эшләр башкара. Бу юлы аңа уңыш елмая. Ул өч легионер белән фронт линиясен үтеп чыгып, Сталинград фронтының бер штабына килеп урнаша һәм Мәскәү белән бәйләнешкә керә. Егерме яшьлек разведчикның катлаулы заданиене ялгызы үтәп чыгуы – үзе бер батырлык.

Даян үз төркеме белән элекке эшен уңышлы дәвам итеп, югарыдан алынган приказ буенча ике меңнән артык ватандашын кабаттан Кызыл Армия сафына бастырырга тиеш була. Ләкин эшләр ару гына барганда бер тоткарлык килеп чыга: совет командованиесе самолетлардан легионерларны Кызыл Армия ягына чыгарга чакыру язылган листовкалар ташлап эшне боза. Немецлар, әлбәттә, бу эшкә түзеп тора алмый: легионерларның ватандашлары белән хезмәттәшлек итүеннән куркып, легионны фронттан тылга күчерә. Бер үк вакытта кулга алулар башлана. Легионны Макеевка шәһәрендә урнаштыралар. Мурзин да подпольщиклар белән бәйләнешкә керә. Легионерлар, үз чиратында, Донбасс подпольщикларына үзләре саклаган немец аэродромын юк итүне үтенеп мөрәҗәгать иткәч, Мурзин үзәккә хәбәр итеп киңәшләшкәннән соң совет самолетлары фашистлар аэродромын һәм андагы 16 самолетны утка тота, хәтта морҗа эченә кереп яшеренергә маташкан танк дивизиясе штабы командирын да кулга алалар.

1943 елда Даян Мурзин Мол­давиядә В. М. Молотов исемендәге партизаннар отрядын оештыруда катнаша, Украинага караган Винница һәм Одесса өлкәләрендә хәрәкәт итә. Талантлы разведчик шушы ук елда Украинада партизаннар хәрәкәтен җәелдерү буенча оештырылган махсус разведчиклар мәктәбендә укый. 1944 елда Европада сугыш Словакия җиренә якынлашкач, фронтта хәлләр үзгәрә. Бу вакытта инде көчләр нисбәте Советлар Союзы ягына күчә. Кызыл Армия Польша, Румыния җирләренә аяк баскач, немецларга каршы хәлиткеч һөҗүм ясау мөм­кинлеге туа.

Бу мөмкинлекне совет командованиесе кулдан ычкындырмый. 1944 елның 25 августында Кызыл Армия Карпат таулары янында туктый, бу вакытта Словакия кул сузымында гына тора – нибары 30-40 километр. Советлар Союзы Маршалы Г. К. Жуков белән генерал И. С. Конев җитәкчелегендәге 2 миллион 200 мең солдат һәм офицер, 32 мең орудие һәм миномет, 6500 танк һәм үз­йөрешле артиллерия установкалары, 5 мең самолет катнашкан бу опе­рациядә Польша, Югославия, Румыния, Болгария кебек илләр һәм Европа буйлап сибелгән Освенцим, Майданек, Треблинка, Бухенвальд, Дахау, Заксенхаузен, Равесбрук, Маутхаузен кебек концлагерьлардагы тоткыннарны азат итү башлана. Европа чигендәге сугышларда фашист­ларның 35 дивизиясе кыйратыла, Гитлер армиясенең 70 процентка кадәр солдаты юк ителә. Советлар Союзы Герое, чех генералы Людвиг Свобода җитәкче­легендә 1нче Белоруссия һәм 1нче Украина фронтларында чехлар һәм словаклардан торган аерым чех корпусы да сугыша. Аларның барысы да үз Туган илен фашистлардан азат итәргә ашкына, совет гаскәрләре белән бергә Варшаваны азат итүдә катнашып тәҗрибә туплый, Дуклин перевалында немецларга каты һөҗүм ясый. Бу хәл словак, чех, поляк һәм фашист итеге астында калган башка халыкларда өмет уята. Хәтта Че­хословакиядә мобилизация игълан ителә, кыска гына вакыт эчендә алар башка милләтләр халкы белән 60 меңлек гаскәр туплый. Бер коралсыз диярлек, алар 20 мең фашистка каршы чыга, Терезиндагы концлагерьдагы тоткыннарны коткарырга тырыша. Ул лагерьда тәүлек әйләнәсенә эшләп хәлдән тайган, авырган тоткыннарны яндыру өчен крематорийлар көне-төне эшләп торган һәм Европа дәүләтләренең фашистларга каршы чыккан халкы үтерелгән.

1944 елның августында Даян Мурзинны иптәшләре белән Чехосло­вакиягә ташлыйлар, анда ул Ушияк исемле чех командирының партизаннар отрядына барып эләгә. Даян Баян улын отрядта “Юрий Васильевич” дип йөртәләр, чөнки, беренчедән, отрядта чын исемеңне атау рөхсәт ителмәгән, икенчедән, төркем командирларының хәвефсезлеге өчен кирәк булган. Партизаннар отряды күпмилләтле булган. Анда урыслар, татарлар, башкортлар, чехлар, словаклар, фашист төрмә­ләреннән качкан итальяннар, румыннар, поляклар, венгрлар, хорватлар һәм башка милләтләр халкы була. Алар фашистларга көнен дә, төнен дә тынгы бирми, 5 мең солдатны юк итә, 60 эшелон, 10 күпер, 16 фашист самолетын һәм аэродромнарны шартлата. Даян Мурзин партизаннарга: “Урындагы халык безгә коткаручы, азат итүче дип табынып карый, шуңа күрә без үзебез хакында яхшы фикер, изге истәлек калдырырга тиешбез”, – дип кабатларга ярата. Күп опера­цияләрдә үзе белән иңгә-иң терәп сугышкан тугры дуслары Павел Куделя, Гаша Ташиговский, Иржи Ировский, Сергей Жуков, урманчы Ян Ткач кебек дусларын югалта.

1944 елның сентябрь-октябрь айларында тауларда сугыш алып бару катлаулана, чөнки Карпат тауларына партизаннарга каршы фашистларның яхшы әзерлекле дивизияләре җибә­релә. Бу хәлне искә алып, Совет командованиесе ягыннан кыска гына вакыт эчендә 1нче һәм 2нче Украина фронтлары армиясе ярдәмендә “Көнчыгыш Карпат” операциясе оештырыла Һәм аны тормышка ашыру көне итеп 8 сентябрь билгеләнә. Әйткәндәй, бу операциядә минем әтием Мотыйгулла Фәтхулла улы да катнаша. Аллаһка шөкер, ул исән кала. Ул операциядә 36 мең совет солдаты, 7 мең чехословак һәлак була, 146 меңе яралана.

1945 елның башына Словакиядә һәм Чехиядә сигез меңгә якын төрле милләт вәкилләреннән торган эреле-ваклы йөзгә якын партизан төркеме хәрәкәт иткән. Алар барысы да Чехословакия Коммунистлар партиясе һәм аларның лидерлары белән тыгыз бәйләнештә була. Партизаннарның сугышчан рухын күтәрү өчен “Красная правда” гәзите нәшер ителә. Совет командованиесе даими рәвештә партизаннарга әхлакый, матди һәм хәрби ярдәм күрсәтеп тора, моның өчен Словакиянең “Өч имән” аэродромына СССРдан килгән йөк самолетлары баш күтәрүчеләргә көне-төне азык-төлек, корал, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар ташлый. Протекторатта исә бу хәл фашистларны хафага сала, шул сәбәпле алар төп сәнәгать үзәге булган Прага, Брно, Плзень, Острава, Чешске-Будеёвице, Злин, Баньска-Будеёвице, Визовицы, Гольшов, Кутна Гора, Мартин, Болеслав, Кромерж, Нижице, Всетин, Валашске Мезеречи, Немаховицы, Бранковицы кебек шәһәрләрне ничек тә булса кулдан ычкындырмаска тырыша. Гестапо исә Бескид тауларында урнашкан партизан штабларына әледән-әле махсус әзерләнгән шымчыларын һәм диверсантларын җибәреп тора.

Якташыбыз башта отрядның штаб начальнигы була, ләкин отряд командиры Ушияк һәлак булганнан соң отрядны “Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы” дип үзгәрткәч, аны командир итеп куялар.

Ләкин ничек кенә булмасын, сугышның үз законнары. Катлаулы хәл-вакыйгаларга юлыккан мәллә­рендә, яшь булуына карамастан, Даян Баян улы салкын акыл, эчке сизем­ләвенә таянып эш итә. Отрядка килгән яңа партизаннарны да ул яхшылап тикшермичә кабул итми. Әгәр кемдер күңеленә ошамый икән, аның артыннан даими күзәтү оештыра, партизаннарга кылган эшләренә карап бәя бирә, чөнки аңа командир буларак хаталанмау, аңа ышанып килгән кешеләрнең гомерен саклау кирәк. Төркемнең тәүге командиры Ушияк­ның сатлыкҗанга ышанып һәлак булуы Мурзинны сизгер булырга өйрәтә, ул еш кына йоклаган урынын алмаштырган, бер җирдә озак тукталмаган.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев