Такталачык мәктәбендә «Салават күпере» белән очрашу узды
Мәгариф яңалыклары

Такталачык мәктәбендә «Салават күпере» белән очрашу узды

24 сентябрьдә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зиятдин кызы Ярмиева катнашында музыкаль-әдәби очрашу узды.

Укучылар «Салават күпере» журналын гадәти рәвештә генә түгел, ә сәхнәдә җыр-бию, уеннар һәм төрле чыгышлар аша «укыдылар». Шул рәвешле алар журналның серле ачкычын ачты. Балаларның чыгышларыннан күренгәнчә, 36 ел дәвамында укучылар белән бергә булган басма матурлыкка, әдәпкә һәм тәрбиялелеккә өндәп кенә калмый, ә балалар өчен чын мәгънәсендә дуслык күпере дә булып тора.

Очрашу барышында Гөлназ Ярмиева «Салават күпере» журналының Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап үткәргән республикакүләм бәйгедә лауреат булган укучыларга һәм аларның җитәкчесе Зөлфия Фәвәдис кызы Шәемовага дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук мөгаллимнәр һәм балалар бакчаларында хезмәт куючы педагоглар өчен файдалы булган заманча журналларның мөмкинлекләре белән таныштырды.

Музыкаль-әдәби очрашу укучыларның кунакка биргән сораулары белән үрелеп барды. Кунаклар мәктәп тормышы һәм музей эшчәнлеге белән дә якыннан танышты. Чара татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.


Нет комментариев