Җитәкче Р.Н. Фәйзрахманова киңәшмәне яңа форматта оештырып, яңа уку елына әзерлек һәм педагогларның һөнәри үсешенә кагылышлы мәсьәләләрне бер мәйданда туплады.
Киңәшмә барышында узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, үзәк педагогларының хезмәт нәтиҗәләре билгеләп үтелде һәм аерым хезмәткәрләр бүләкләнде. Яңа уку елына кагылышлы мөһим бурычлар һәм эш юнәлешләре каралды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирелде. ГБУ «БДД»ның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова электросамокатлар һәм башка мобильлек чаралары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау турында сөйләде, статистик мәгълүматлар белән таныштырды.
Белем бирү процессында терроризмга каршы куркынычсызлык, пилотсыз очу аппаратларыннан саклану, янгынга каршы режим һәм хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде. Шулай ук педагогларның һөнәри конкурсларда катнашуы, һөнәри үсеш мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Педагоглар өчен «Уңышка юл» темасына һөнәри януны профилактикалауга багышланган тренинг уздырылды. Балалар белән эшләүдә ясалма интеллект мөмкинлекләрен куллану буенча чыгыш һәм мастер-класслар оештырылды. Республика яшьләр форумында катнашкан педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Киңәшмәнең үзенчәлеге эшлекле мохит белән иркен аралашуны берләштерү булды. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итеп, хезмәттәшләр арасында фикер алышу һәм аралашу өчен уңайлы шарт тудырды.
Очрашу ахырында үзәкнең алдагы эш юнәлешләре билгеләнде. Яңа уку елына яңа максатлар һәм бурычлар куелды.
Нет комментариев