Түбән Камада «ТАТМЕДИА» АҖ оештырган Яңа Медиалар фестивале (ФНМ-2026) дәвам итә. Анда «Актаныш-информ» директоры Айнур Гыймадиев һәм сайт редакторы Ләйсән Газизова катнаша.
Фестиваль кысаларында Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан килгән журналистлар өчен күп төрле интенсив курслар оештырылган. Алар үз белемнәрен күтәрү, яңа медиа тенденцияләрен үзләштерү мөмкинлегенә ия.
Бүген каләм осталары Татарстан Рәисе пресс-сәркатибе Лилия Галимова белән очрашты. Лилия Камилевна фестивальнең әһәмиятен билгеләп үтте һәм Ләйсән Глүсовна аша актанышлыларга сәлам юллады.
Нет комментариев