Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина: Солдатларны поездан төшүгә үк яраларының катлаулылыгына карап аера идек
Актаныш районының горурлыгы, Бөек Ватан сугышы ветераны, утлы еллар кичкән Нурфика Абдуллинага 100 яшь!
Актаныш районында бүген дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау гомер кичерә. Аларның берсе, сугышта яраланган яугирләрне дәвалап аякка бастырган, гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Нурфика Абдуллина Күҗәкә авылында яши. Бүген Актаныш районының горурлыгы Нурфика Абдулла кызы 100 яшьлек юбилеен каршылады.
Сугыш башланганда Нурфика Минзәлә медицина мәктәбенең 2 курсын тәмамлаган гына була әле. Үзенең тырышлыгы- чырышлыгы аркасында укуын ташламый ул. Уку түләүлегә әйләнгәч, көнбагыш сатып акча эшли. 1942 елда Азнакай кызы Нурфиканы Калинин районы Күҗәкә авылына фельдшер-акушер итеп җибәрәләр. Берничә авыл халкының сәламәтлеге сагында тора кыз. 1943 елдан Нурфиканы хәрби хезмәткә алалар. Утлы сугыш елларында Нурфика апа Арча янындагы хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып эшли.

1942 елда Нурфиканы Калинин районы Күҗәкә авылына фельдшер-акушер итеп эшкә җибәрәләр. Курку белмәс кыз алты авыл- Күҗәкә, Адай, Югары Уръяды, Түбән Уръяды, Үмәнәй, Буранчы халкының сәламәтлек сагына баса. Яшьләр белән бик тиз уртак тел таба, аеруча Әбүбәк исемле егет белән аралар якыная. Озак дуслашып йөри алмыйлар, 1943 елның гыйнварында Әбүбәк Шәеховны сугышка алалар. Сентябрьдә исә Нурфика Абдуллинага да повестка килә. Арча яныдагы хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып 7 ел хезмәт итә.
Яралы солдатларны тимер юл станциясеннән үк каршы алабыз. Яраларына карап аерабыз, кемнең кул-аяклары, кемнең башы яралы. Операцияләрдә хирург ярдәмчесе дә булдым. Шунда кирәкмәгән скальпель, кискечләрне җыеп бардым, кире Күҗәкәгә кайткач, бик кирәк булды алар.
Суслонгердан кайткан солдатның аягында гангрена башланган. Нурфика аның бармакларын кисеп, солдатны исән калдыра.
Безнең әнкәй авылдагы сугыштан соң туган кендек әбисе дә,- дип сүзгә кушыла Нурфика апаның кызы Дилбәр апа.- Әнкәй бөтен гомерен авыл кешеләренең сәламәтлеген саклауга багышлады. Эштән кайтып, я аш әзерли, я идән юа башлый, «Нурфика, ярдәм ит!», «Нурфика, тиз бул!» дип ишек кагалар.

Нурфика Абдуллина 1949 нчы елда гына демобилизацияләнә. Нәкъ шул елны Әбүбәк тә авылга кайта. Сугыш кичкән ике яшьнең мәхәббәте утлы еллар белән сыналган була инде. Егет – күрше авылныкы. «Мин сине килеп алырмын», – дип ышандыра кызны. Килеп алыр көн озакка сузылгач, Нурфика борчыла башлый. Әбүбәкнең өйдә авыру әнисе булганын, егетнең аны ташлап китә алмаганын соңыннан гына белә ул. Әмма егет сүзендә тора. Җаен табып, абыйсы белән кыз сорарга киләләр. Кияүгә чыгам дигәндә генә хәзер инде Нурфиканы эшеннән җибәрмиләр. Үз урынына кеше табып биргәч кенә ирле була ул. Бик матур гаилә кора алар. Әбүбәк абый мәктәптә укыта, директор була. Биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Әнкәй пенсиягә чыккач та эшләп йөрде әле. Без әткәйнең әнисе тәрбиясендә үстек. Әнкәй исә бөтен авыл кешесенә ярдәм итте. Ул дөньяга килергә булышкан беренче балага да инде бүген 82 яшь тулыр иде. Безнең авылдагы барлык балаларның диярлек кендек әбисе ул. Кайчан чакыралар, шунда чыгып йөгерде. Әнкәйне әнә шул кеше рәхмәтләре яшәтәдер, дибез. Бернигә зарланмыйча, ничек матур итеп гомер итә бит, – ди Дилбәр апа.
1994 елда Әбүбәк абый вафат булгач, Нурфика апа янына Чаллыда яшәүче улы Әхмир кайта. Әнисен карап тәрбияләп торган өчен Әхмир абыйга, аның хатынына бар туганнары нык рәхмәтле.
Безнең әткәй-әнкәйләрнең, барлык ветераннарның, тылдагыларның үз-үзләрен аямыйча куйган хезмәтләре заяга түгел. Мин бүгенге тыныч, матур тормыш өчен барысына да рәхмәт әйтәм,- ди Әхмир абый.
Нурфика апаның бар балалары да укымышлы, һәркайсының үз гаиләсе. Оныклар да югары уку йортларын тәмамлый. Лилия исемлесе дәү әни юлын сайлый- табибә булып эшли.
100 яшен түгәрәкләсә дә, Нурфика апа медик хезмәтенә тугрылыклы. Күрше-күлән авырса, балалар киңәш сораса, бик рәхәтләнеп ярдәм итә, ул әйткәннәр буенча якыннары савыгып та куя. Сабантуйда имгәнгән яшь егетләргә дә беренче медицина ярдәме күрсәткән. Өченче ел бер авылдашының сызлаган тешен суырып алган. Менә шундый гаҗәеп әби яши Күҗәкәдә. Авыл башлыгы Илдар Мусин Нурфика апаның авылда абруе бик зур булуын әйтте.
Гади шәфкать туташы гына түгел иде Нурфика апа. Безнең әткәйләр өй салганда ук аның киңәшен искә алып, зур итеп йорт төзеделәр. “Өйләрегез зур булса, балаларыгызга сулар һавасы күп була, тәрәзәләрегезне дә олы итеп уегыз, якты булгач, күзләре зыянланмый” дигән ул. Гомумән, Нурфика апаның һәр сүзен олылап яшәде авыл халкы. Ул күптапкырлар район Советы депутаты булып сайланды.
Урамга чыксак та, кибеткә керсәк тә, Нурфика апа ни хәлдә, сәлам әйтегез, дип искә алалар. Әниебез бик хөрмәтле,- дип өсти Дилбәр апа.
Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина озын гомерлеләр нәселеннән. Әнисе 98 яшькә кадәр яшәгән. Энесе Гомәр абый, сеңелләре Рәйханә, Хөршидә, Тәнзилә дә озын, матур гомер кичерде. Кешеләргә кылган игелекләре, яхшылыклары бәхетле озын гомер булып әйләнеп кайткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев