«Җиңү җырын җырлый Актаныш» хор конкурсын «Алтынчәч» балалар бакчасы башлап җибәрде
Актаныш районында «Родина зовет– Ватан дәшә» патриотик фестиваль старт алды, аның беренче чарасы «Җиңү җырын җырлый Актаныш» дип атала. «Җиңү җырын җырлый Актаныш» хор конкурсын «Алтынчәч» балалар бакчасы коллективы башлап җибәрде. Иҗади чыгышларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендәге профессиональ жюри бәяли.
«Җиңү җырын җырлый Актаныш» конкурсына «Алтынчәч» балалар бакчасы хорчылары өч җырны берләштергән попурри һәм Гөлнур Айзат сүзләренә язылган «Җиңү таңы» җырын әзерләгән иде.
Хор коллективы бары хатын-кызларны гына тәшкил итә. Бәйгегә бик җаваплы караганнар, җырларның сүзләрен төгәл беләләр, үз-үзен тотышлары да артистларча. Бакчаның музыка җитәкчесе Чулпан Басыйрова, тәрбиячеләрнең, кече тәрбиячеләрнең, башка хезмәткәрләрнең бер дә репетицияләрне калдырмавын әйтте.
Ә мөдир Альфира Харисова мондый конкурсларда катнашу коллективны туплый, дуслык хисләрен ныгыта, ди:
- Коллективта Җиңү җырларын өйрәнгәндә, патриотик рух барлыкка килә. Бу хисләр балаларга да күчә, яшь буында Ватанпарвәрлек хисләре тәрбияләүдә зур ярдәм булып тора.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән 2025 елда Актаныш районында план нигезендә әлеге бик күп чаралар үткәрелә. Кичә генә әлеге тематикада кыш буена барган авыл җирлекләре арасында барган театр конкурсына йомгак ясалды. Бүген исә "Родина зовет– Ватан дәшә" патриотик фестиваль кысаларында "Җиңү җырын җырлый Актаныш" хор конкурсы башланды.
Бу конкурста мәгариф учреждениеләре, районыбыз оешма-предприятиеләре коллективлары катнаша. Шулай ук районыбызда яшәүче һәркем бәйгегә кушыла ала, һәм без һәркемнең Җиңү җырларына тартылуын телибез дә. Конкурсның максаты да бик җитди һәм тәрбияви- Җиңү алып килгән җырларыбыз, Җиңү турындагы легендар кинофильмнарыбыздагы җырлар балаларыбызга үрнәк булсын иде. Бу бит әби-бабайларыбызның данлы үткәнен искә төшерү, үзебезнең тарихыбызны барлау, Җиңү бәйрәменең мәгънәсен аңлау, Җиңү җырларын бүгенге көндә дә популярлаштыру,- ди "Җиңү җырын җырлый Актаныш" хор конкурсының жюри рәисе, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова.
Төрле оешма-предприятиеләрнең хор коллективлары Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә игътибар үзәгендә булачак. Төп бәйрәм чаралары 8, 9 май көннәрендә була. Әлеге коллективлар чараларда чыгыш ясаячак.
Дөньяларыбыз тыныч түгел, шушы акцияләребез белән без махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дәрман биреп, Җиңүгә рухландырсак иде. Һәрбер оешма бу фестивальгә җитди каравын көтәбез, чөнки "Җиңү җырын җырлый Актаныш" конкурсы гади смотр концерты гына да түгел, ә Җиңү бәйрәменә үз өлешеңне кертү,- дип Дилбәр Миркасыйм кызы чараның мөһимлеген аңлатты.
Хөрмәтле актанышлылар!
Республикабызда бары тик безнең районда гына үткәрелүче "Җиңү җырын җырлый Актаныш" конкурсына сезне дә көтәбез. Балаларыгыз, оныкларыгыз йөри, укый торган бакча, мәктәпләрдәге хорчылар белән сез дә җырлый аласыз. Бары Җиңү җырларының сүзләрен генә ятларга кирәк. Ә гаиләләрегез белән җырлаган җырларның видеоларын безнең «Актаныш-информ»ның ВКонтакте битенә хат итеп юллагыз. Сезнең җырлар белән бергәләп хозурланыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
1
0
Искиткеч. Алтынчэчлэр булдырыр.
0
0
1
0
Молодцы кызлар
0
0