Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Актанышта иң оста машина йөрткән әби белән бабай билгеләнде

Бүген Актанышта якынлашып килгән өлкәннәр көне уңаеннан традицион «Авто – бабай» һәм «Авто – әби» бәйгесе узды. Ул республика машина йөртү осталыгы бәйгесенең район этабы булып тора.

Бүген Актанышта якынлашып килгән өлкәннәр көне уңаеннан традицион «Авто – бабай» һәм «Авто – әби» бәйгесе узды.

Ул республика машина йөртү осталыгы бәйгесенең район этабы булып тора.
Бәйгедә 55 һәм 60 яшькә җиткән, «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 5 конкурсант катнашты.


Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы республика конкурсының район этабы Актаныш районы буенча Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе бүлеге һәм Яр Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районындагы «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ бүлеге тарафыннан үткәрелде.


Конкурс ике этаптан торды:
• автомобильне фигуралы йөртү;
• юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нигезләрен белүне тикшерү.
 

Ярыш нәтиҗәләре:

1 урын – Раянов Рөстәм
2урын – Габдрашитов Рәдиф
3урын – Мөхәмәдиев Дилшат

Нурлыев Нурулла һәм Мөхәмәдиева Залифә Рәхмәт хатына һәм истәлек бүләкләргә ия булдылар.

Ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"