Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

103 нче янгын сагы хезмәткәрләре районыбыз сулыкларына рейдка чыкты

Татарстандагы гадәттән тыш кызу һава торышы халыкны елга-күл буйларына әйди, эсседән кайберәүләр салкын суга кереп шифа алмакчы.

             Кызганыч, әле су коену сезоны ачылмаса да, республикада суга батып үлүчеләр бар. Районыбызның 103 нче янгын сагы хезмәткәрләре җирлегебездә фаҗигаләрне булдырмау максатыннан елга буйларына рейдка чыкты. 

             Елга, күлләр буйларында ял итүчеләр шактый булып чыкты. 103 нче янгын сагы хезмәткәрләре очрашудан файдаланып суда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Әгәр көтелмәгән хәл килеп чыкса суга батучыны коткару, беренче медицина ярдәме күрсәтү ысулларын төшендерделәр. Бигрәк тә балаларга су буйларында шаяруның фаҗигаләргә китерергә мөмкин икәнлеге аңлатылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев