Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

89 яшьлек әбиләр дә булыша

Иске Сәфәр авылы өлкәннәре махсус хәрби операциядәге егетләр өчен маскировка челтәрләре үрә. Бу эштә мәктәп укучылары да теләп булыша.

Инде алар бер челтәрне үреп бетергәннәр. Без барганда икенчесен башлаган иделәр. Авылның өлкән яшьтәге апалары мәдәният йортында шау-гөр киләләр. Кемдер сыза, кемдер кисә, кемдер үрә. Кыскасы, берәү дә тик тормый. Югыйсә әлеге эшкә аларны беркем дә мәҗбүр итмәгән. Күңелләре кушуы буенча алынганнар.

Маскировка челтәре үрү идеясе белән авылның китапханәсендә китапханәче булып эшләүче Валентина Әшәрәфуллина чыга. Ул үзе Киров авылыннан килеп эшли.
Кировта исә бу эш белән алданрак шөгыльләнә башлаганнар иде.

– Иске Сәфәр авылында китапханәче булып күптән түгел генә эшли башладым. Безне Кировта  маскировка челтәрләре үрергә Әлем авылыннан килеп Гөлчәчәк Фасикова өйрәткән иде. Шуннан Актаныштагы “Без бергә!” волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлинә Иделбаевага шалтыратып, маскировка челтәре үрергә теләвебезне әйттек. Ул спанбонд белән тәэмин итте. Анда әйбәт кенә үрә башлагач, Сәфәр авылы халкы белән үрүне оештырырга теләдем. Бу, авыл халкын очраштыру, берләштерүнең бер алымы да булып тора. Мин әйтү белән, өлкән яшьтәге апалар теләп килделәр. Буе ун, киңлеге алты  метр зурлыктагы бер челтәрне үреп бетердек. Башка төрле төс кирәк булу сәбәпле, материал белән бераз тоткарлык булган иде, тиздән кайтып җитәргә тиеш. Әлеге игелекле эштә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Үз игелекләре үзләренә кайтсын. Бу эшкә алынуымның сәбәбе, үземнең туганымның улы да хәрби операциядә, –  диде Валентина.

Ул маскировка челтәрләре үрү өчен спанбонд белән ярдәм итәргә теләүче иганәчеләр булса, бик яхшы булыр иде дигән фикерен дә җиткерде. Челтәр үрүдә катнашучыларның эшләре үзара бүленгән кебек. Бер кеше бик оста итеп сыза, кемдер ленталарны кисә, башкалар үрә.

– Украинадагы егетләргә аз булса да, ярдәмебез тисен дип, авылдашлар белән шушы маскировка челтәрләрен үрә башладык. Беренче көннән үк йөрибез. Өлкән яшьтәге апалар да теләп катнаша. Әлеге хәрәкәт тизрәк тәмамланып, балаларыбызның һәрберсенең туган якларга, гаиләләренә кайтуларын телибез, –  диде Кадрия апа Мөхәммәтдинова.

Бу изге эштә авылның 89 яшьлек өлкәне Мөҗәллия апа Хәмзина да катнаша. Яшьләрдән калышмыйча, бар көчен куеп, челтәр үрә. Кулы кулга йокмый.

– Мин үзем шундый тынгысыз кеше. Узган ел токмач кисәргә дә йөрдем. Челтәр үргәннәрен башта белмәгән идем. Ишетү белән килдем. Ярдәмем тисен дидем. Үземнең оныгым Илнар  да шунда, махсус хәрби операциядә, –  ди ул.

– Челтәр үрергә өйрәнү бик авыр булмадымы, арытмыймы?

– Юк, бер авырлыгы да юк. Арытмый да, мин арый торган кеше түгел. Көчем барда, булышам әле, – дип тагын эшкә тотынды ул.  

Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә әлеге эшнең үзәгендә кайный. Егетләр калыпка челтәрләрне тарттырып бирә, хатын-кызлар  исә үрә.

Валентина Әшәрәфуллина челтәр үрүдә мәктәп укучыларының да ярдәме зур диде.

– Челтәр үрү нияте белән йөргәнне белеп, мәктәп директоры, урынбасары Ландыш Закирова миңа без дә булышыйк, дип мөрәҗәгать итте. Мин сөенеп риза булдым, өйрәтәм, дидем. Шуннан Ландыш үзе интернеттан карап, икенче төрле үрергә өйрәнгән. Монысы тагын да матуррак чыга, – ди Валентина.

Без сөйләшкән арада озын тәнәфес дип, укучылар үзләре дә кереп җитте. Дәррәү килеп эшкә дә керештеләр.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән озын тәнәфесләрдә, технология дәресләрендә мәдәният йортына керәбез.
Маскировка челтәрләре үрүдә ярдәм итәбез. Мәктәптә барлык укытучылар, укучылар, ата-аналар белән берлектә егетләргә кирәкле әйберләрне җыюны оештырдык. Окоп шәмнәре дә ясый башладык. Укучыларны шушындый эшләргә җәлеп итү, патриотик тәрбиянең бер төре дә булып тора. Алар бик теләп катнашалар, –  диде география, биология, тарих фәннәре укытучысы Илнар Салихов.

– Бөтен дусларым, туганнарым Украинадагы махсус хәрби операциядәге егетләргә булыша. Минем дә ярдәм итәсем килде. Сыйныфыбызда унике укучы. Барыбыз да керәбез, үрәбез. Безнең эшләгән челтәрләр абыйларга барып җитсен, –  диде 9 сыйныф укучысы Адилә Туктарова.

Авыл китапханәсендә олы йөрәкле, киң күңелле авылдашлар ярдәме белән егетләргә кирәкле әйберләр дә җыела.

– Авыл халкы нык бердәм, ярдәмчел. Кем нәрсә булдыра ала, шуны китерә. Аларны монда Валентина белән мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән тартмаларга тутыралар. Шуннан соң Актанышка, “Яшьлек” яшьләр үзәгенә илтәбез. Битараф булмаганнары өчен барлык авылдашларга рәхмәт әйтәбез. Иске Кадермәт авылында да бик күп әйбер җыела. Аларга да рәхмәтебез чиксез. “Саф” хуҗалыгы да биш рулон изолон белән ярдәм итте, – диде Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Харунов.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев