Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Район халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале — безнең Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты төркеме- https://vk. com/akt_habar

Район башлыгының матбугат сәркатибе Руслан Усманов дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде һәм ул “Госпаблик - дәүләт органнары һәм оешмаларының социаль челтәрләрдәге рәсми бите. Ул хәкимият органнары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук башка дәүләт оешмаларында булдырылган. Әлеге рәсми аккаунтларның бурычы халыкка уңайлы мәйданчыкларда файдалы, актуаль һәм мөһим мәгълүмат җиткерү. Икенчедән, дәүләт органнары белән халык арасында элемтә булдыру өчен дә уңайлы ул. Халык проблемаларын хәл итү өчен госпаблик мөмкинлекләрен ешрак куллана. Чөнки билгеле бер мөрәҗәгать, сорау төрле инстанцияләр аша йөрми, туры адресатына барып ирешә. Шул сәбәпле вакытында хәл ителә яки башка чаралар кулланыла. Актаныш районында һәр бюджет оешмасының, авыл җирлекләренең, хакимиятнең социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтлары булдырылган һәм уңышлы эшләп килә”, -  дип белдерде. 

Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти.  Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.

#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев