Актанышның 55 алдынгы укучысы Татарстан Республикасы Рәисенең Чыршы бәйрәмендә бүләкләнде
Бүген башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы Рәисенең Чыршы бәйрәме узды. Әлеге зур чарада Актаныш муниципаль районының 55 алдынгы укучысы катнашты.
Сөенечләреннән балкыган балаларның кичерешләре әлеге фотосурәтләрдә дә чагыла. Республиканың төп Яңа ел чыршысы «Татнефть Арена» боз сараенда үтте.
Биредә Татарстанның район-шәһәрләреннән килгән 17 меңгә якын бала хөрмәтләнде. Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары, шулай ук уку алдынгылары, иҗат һәм спорт конкурсларында җиңүчеләр, активистлар чакырылган иде.
Ә без үз чиратыбызда укуда, мәдәният, спорт ярышларында мактаулы уңышларга ирешкән укучыларыбызның исән-сау Актанышка кайтып җитүләрен көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев