Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«АЛДЫНГЫЛАР» — АЛГА!: РАЙОНЫБЫЗ ЕГЕТЛӘРЕ ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘРДӘ

4 сентябрь көнне Актаныш технология егет-кызларына Яр Чаллы шәһәренә сәяхәт оештырылды. Әлеге сәфәр «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан Бөтенрәсәй «Галимдә кунакта» проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Уку йортыбыздан 50 егет Казан Федераль Университет филиалында, Кванториум һәм КамАЗ заводында булып, биредәге эшчәнлек белән таныштылар. Тимер атлар белән кызыксынучы булачак һөнәр ияләренә аеруча КамАЗ заводына сәяхәт ошады. Егетләр йөк машиналарын җыю конвеерын үз күзләре белән күреп кенә калмыйча, кызыксындырган сорауларына җаваплар да алдылар. 

Әлеге эшлекле сәяхәтне оештырган «Алдынгылар хәрәкәте» район җитәкчесе Айгиз Хәлил улына рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мондый очрашулар ешрак булса иде! Хәрәкәттә булыйк!

#движениерт
#ДвижениеПервых
#ДвижениеПервыхАктаныш
#Актанышскийтехнологическийтехникум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев