“Алдынгылар хәрәкәте” хәрәкәттә
Районда «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәкара семинары узды.
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясендә яшьләр хәрәкәтен булдыру турында законны илебез Президенты Владимир Путин 2022 елның 14 июлендә имзалады.
“Алдынгылар хәрәкәте” – Россиядә балалар һәм яшьләр хәрәкәте.
Бу хәрәкәт 12 юнәлештә проектлар башларга мөмкинлек бирә. Болар: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, волонтерлык, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология, туризм. Татарстанда исә 13 нче юнәлеш — «Туган тел, милли мәдәният, традицияләр» проекты да эшли башлады. Безнең районда әлеге пилот
проектка “Тылсым” балалар бакчасы кушылды.
Семинарда катнашучылар «Сәяхәт башлана» проекты кысаларында “Тылсым” балалар бакчасында алып барылган эшчәнлек белән таныштылар. Әлеге семинарның максаты булып, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән хезмәттәшлектә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның
ата-аналары (законлы вәкилләре) арасында мәдәни мирас, туган телне өйрәнү, милли горурлык формалаштыру, патриотизм тәрбияләү контекстында үзара хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәлелеген арттыру тора.
Биредә Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте төбәк бүлекчәсе Советы Рәисе урынбасары Ләйсән Засыпкина, Актаныш районы “Алдынгылар хәрәкәте” бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле бүлекчәсе рәисе ярдәмчесе Айгиз Мәгъдәнов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарыннан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән мәгариф бүлеге җитәкчеләре, балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре, шушы пилот проектта катнашучы балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр катнашты.
Семинарда катнашучыларны Дилбәр Әнвәрова сәламләде.
– Балалар бакчасыннан ук, нәниләребезгә шушы хәрәкәт белән танышырга, үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирелә. “Тылсым” балалар бакчасында милли тәрбиягә басым ясала. Әлеге юнәлеш буенча мәктәпләрдә дә киң эшчәнлек алып барыла. Бу, балаларыбыз гореф-гадәтләребезне
белеп, киләсе буынга тапшырсыннар өчен эшләнә. Хәрәкәтләргә килсәк, балалар биредә үзләрен командада хис итәргә тиешләр. Үскәч, бу аларга командада эшләргә ярдәм итәчәк.
Бүгенге семинар исә үзара тәҗрибә уртаклашу да булып тора, – диде ул.
МАСТЕР-КЛАССТА
КАТНАШТЫЛАР
Кунаклар “Тылсым” балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Борынгы авыл тормышын чагылдырган музейны карадылар. Тәрбиячеләр белән берлектә әзерләнгән мастер-класста катнаштылар. Биредә алар өч төркемгә бүленеп, “Алдынгылар хәрәкәте” символы барсикны татар халкының милли киемнәренә киендерделәр, аны матур итеп бизәделәр, барсикның агач эшләнмәсеннән брелок ясадылар, “Татар халык бизәге лалә чәчәге”ннән зиннәтле булавка һәм алка ясадылар. Эшләр барысы да бик матур килеп чыкты.
Аннан семинар кунаклары белән викторина үткәрелде. Биредә районның архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова бераз тарихка кайтып, пионерия оешмасы хакында таныштырды. “Алдынгылар хәрәкәте” алдынгылары үзләренең хәрәкәтләре хакында төрле сораулар бирделәр. Кунаклар биредә дә сынатмады.
Сорауларга төгәл җаваплар бирделәр.
– Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча һәм федераль үзәк белән килешү нигезендә “Алдынгылар хәрәкәте” быелдан балалар бакчаларына да керде. Пилот проект нигезендә һәр районга бер балалар бакчасы билгеләнде. Безнең районда өченче “Тылсым” балалар бакчасы әлеге проектта катнаша. Быелгы уку елында шушы проект нигезендә үзебезнең эшчәнлекне башладык. Шушыны башкаларга күрсәтү максатыннан семинар үткәрәбез, – ди бакча мөдире Миләүшә Вахитова. – Россия күләмендә “Алдынгылар хәрәкәте” унике юнәлешне үз эченә ала. Ә Татарстанда исә 13 нче юнәлеш — «Туган тел, милли мәдәният, традицияләр» проекты да эшли башлады. Без нәкъ шушы юнәлеш буенча эшлибез.
– Балалар бакчасында нәниләргә милли тәрбия бирү ничек алып барыла?
– Бакчаның һәр почмагында миллилек чагыла. Һәр төркемдә татар халкының гореф-гадәтләре почмагы булдырылган. Районда башка милләт вәкилләре дә яшәвен исәпкә алып, аларның да йорт күренешләре, гореф-гадәтләре белән таныштырып барабыз.
“Алдынгылар хәрәкәте”нең үзенең программасы бар. Шуның нигезендә төрле проектларны тормышка ашырабыз. Акцияләр үткәрәбез. Шеф мәктәбебез булган Актанышның 2 нче урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Аларның “Алдынгылар хәрәкәте”
активистлары бакчага килеп, балалар белән проектларны тормышка ашыруда катнашалар. “Алдынгалар хәрәкәте” мәктәпкәчә әзерлек төркеме балаларына гына керә. Бу аларга мәктәпкә әзерлек тә булып тора. Мәктәптә алар “Россия бөркетләре” оешмасына керәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев