Бала – төп пассажир!
Районның ДАИ хезмәткәрләре “Бала – төп пассажир!” профилактик чарасы кысаларында рейд уздырды.
Әлеге акциянең максаты – пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, балалар травматизмын киметү, балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыру.
Рейд “Әтәчкәй” балалар бакчасы янында башланды. Чөнки бу вакытта әти-әниләр балаларын бакчадан алырга килә. Һәм аларның газизләрен машиналарда ничек йөртүләре дә бу вакытта ачыграк күренә. Шунысы сөендерә, без шунда булган вакытта килгән әти-
әниләрнең, бабайларның барысы да балаларын махсус утыргычларга утыртып, куркынычсызлык каешларын эләктергәннән соң гына урыннан кузгалып киттеләр.
ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова әлеге нәниләргә “Бала – төп пассажир!” буклетлары, блокнотлар, төлсе акбурлар бүләк итте. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрергә кирәклеген кабат исләренә төшерде.
– Барлык автомобиль йөртүчеләргә, әти-әниләргә балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, аларны махсус утыргычларда, иминлек каешларын эләктереп йөртергә киңәш итәр идем. Өлкәннәр балаларга үзләре дә үрнәк күрсәтсеннәр иде. Куркынычсызлык каешларын эләктереп, тиешле тизлекне саклап, юлларда игътибарлы, ихтирамлы булсалар, фаҗигаләрне булдырмый калу мөмкинлеге күбрәк булачак, – диде.
– Республика күләмендә “Бала – төп пассажир!” профилактика чарасы үткәрелә. Бүгенге көнгә республика территориясендә пассажир балалар белән бәйле булган 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 3 бала һәлак булды, 86 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычка, ә 7 яшькә кадәргеләрен арткы утыргычта бары тик махсус
утыргычларда гына йөртергә рөхсәт ителә. 12 яшьтән зурракларны куркынычсызлык каешларын эләктереп кенә йөртергә кирәк. Әгәр баланың буе һәм авырлыгы бәләкәерәк икән, ул вакытта аны да махсус утыргычка утыртырга киңәш ителә. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.
Балалар автокреслоларыннан дөрес файдалану юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем куркынычын сизелерлек киметә, – диде районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев.
Ләйсән Шәйхетдинова:
– Олы кызыбыз Зәринә
4 нче санлы балалар бакчасына йөри. Өч яшь тула. Икенче бәбиебезгә 8 ай. Балаларны машинада йөрткәндә һәрвакыт махсус утыргычларга утыртабыз. Иң беренче чиратта балаларның иминлеген кайгыртабыз. Башкаларга да балаларыгызны махсус утыргычларга утыртыгыз, иминлек каешларын эләктерегез дип әйтәсем килә. Өлкәннәр үзегез дә иминлек каешларын эләктерегез. Чөнки юлда төрле хәлләр булырга мөмкин. Барыбызга да юлларда исән-
имин йөрергә язсын.
Наил Исламов:
– Оныгым Радэльны бакчадан алырга килдем.
Оныкларны машинада йөрткәндә һәрвакыт махсус утыргычка утыртып, каешларын эләктереп йөрибез. Шунсыз булмый. Чөнки аларның исән-саулыгы безнең өчен бик мөһим. Башкаларга да киңәш итәм. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны гына саклармын дигән.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев