Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Баламишкин» ансамбле Казаныбызны яулап кайтты

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче татар мәдәни ресурс үзәге Бөтендөнья Татар конгресы белән берлектә «Милли кунакханә» тапшыруын гамәлгә куйды. «Милли кунакханә» тапшыруының бу атнадагы кунаклары- Актанышның данлыклы «Баламишкин» ансамбле булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче татар мәдәни ресурс үзәге чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус курслар ачып җибәрде.
Курсларга 23 төбәктән һәм 2 чит илдән 40 милләттәшебез килде: Владимир, Волгоград, Иркутск, Калининград, Кемерово, Киров, Красноярск, Курган, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Пермь, Самара, Сведловск, Томск, Ульян, Чиләбе өлкәләре, Удмуртия, Якутия, Мари Эл, Осетия Республикалары,  Казахстан, Төркия.

Ерак төбәкләрдән килгән милләтебезнең алдынгы карашлы активистлары «Баламишкин» ансамбленең чыгышларын бик яратып карадылар, таң калып тыңладылар, аларга кушылып биеделәр.  «Баламишкин» ансамбле артистлары өч ноктада 23 төбәктән,2 чит илдән килгән татар халкының житәкчелеге чын Сабантуй күрсәттеләр. Бик күпләре килеп Актаныш артистларына «Сезне үзебезнең Сабантуйларда күрергә телибез, республика житәкчелегеннән сорыйбыз», дип кунакка чакырган. 

"Пирамида"да Рәшит Ваһапов фонды оештырган «Яңа татар җыры» Гала концерты алдыннан халыкны сәгать буе үзләренә каратып торалар, гармун көйләренә сусаган милләттәшләрнең ансамбль яныннан бер дә китәсе, аерыласы килми. Менә шулай халкыбызны уятып, җыр-моң илендә яшәтеп, яшьнәтеп кайттылар.

Афәрин, «Баламишкин»лылар! Алдагы юлыгыз да халык хөрмәтенә, рәхмәтенә күмелеп торсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев