Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Бишек җыры йөрәккә якын

12 апрель көнне район мәдәният йортында авыл үзешчәннәре сәнгать коллективлары смотрының йомгаклау концерты узды.

Гаилә елы кысаларында узган смотрда 63 авыл, 1000нән артык үзешчән артист катнашты, жюри әгъзалары тарафыннан 300дән артык номер каралды.  

Йомгаклау концерты “Тарихи бишек” этнографик күргәзмә белән башланып китте. Авыл җирлекләре бу өлкәдә бик зур тырышлык куйган. Бишекләрнең ниндие генә юк иде. Һәрберсенең үз тарихы, буыннан-буынга сакланып килгән данлыклы үткәне бар. 

“Тарихи бишек” этнографик күргәзмәдә Зөбәер һәм Иске Сәфәр мәдәният йортлары I урын яулады. Кәзкәй, Богады, Иске Байсар – II урында. Иске Кормаш, Теләкәй, Уразай авыл җирлеге үзешчәннәре III урынга ия булдылар. 

Авыл үзешчәннәре сәнгать коллективлары смотрының нәтиҗәләре түбәндәгечә: Киров һәм Иске Кормаш – I, Яңа Әлем, Иске Богады, Кәзкәй – II, Аккүз һәм Әтәс – III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев