Борынгыдан килгән бәйрәмебез
Уярня – мари халкының борынгыдан сакланып калган бәйрәме. Май чабу (Масленица) дигәнне аңлата.
Тәбикмәк пешергәндә аны майлыйлар. “Уярня”ның төп
мәгънәсе менә шул “май” сүзеннән алынган. Бик борынгы, мәҗүсилектән килгән бәйрәмебез ул. Советлар Союзы вакытында ул юк булып торды, ләкин авыл халкы онытмады аны. Минем исемдә әле, нигәдер сишәмбе көнне кич белән, балалар җыелып, чана шуарга чыга идек. Нигә сишәмбе икәнен аңлата алмыйм.
Элек исә Уярня атна буена барган. Дүшәмбедән башланган, икенче дүшәмбедә туктап калган. Хәзерге вакытта Уярня кышны озату, язны каршылау булып тора. Ул, гадәттә, февраль азагына, март ае башына туры килә. Бәйрәмнең иң мөһим өлеше – чанада шуу. Балалар да, олылар да таудан шуып төшәләр. Шулай ук төрле күңелле уеннар, ярышлар оештырыла.
Авылдагы бөтен
начарлыкларны җыеп алып, карачкыны яндырабыз, начарлыклар бетсен дип әйтәбез. Соңыннан бер-беребезне тәбикмәк белән сыйлыйбыз.
Валерий ӘХМӘТҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев