Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Богады авыл зиратын зур агачлардан арындыралар

Мәңгелек йортларыбыз-зиратларны чистарту өмәләренең районда тукталып торганы юк. Бүген Иске Богады авыл җирлегенең Яңа Богады зиратында биек булып үскән агачларны кисү оештырылды.

Авылның ватсаптагы чатында зират өчен җаваплы Илшат Сәхауов өмәгә чакырып язган иде. Бу хәбәргә күпләр битараф калмаган.
Чөнки зиратларда һәркемнең әби-бабасы, туганнары, якын кешеләре мәңгелек йокыда, территорияне чиста-пөхтә тоту әрвахларны искә алу, кадерләү дә әле ул.

 

Өмәгә Яңа Богады авылында гомер итүчеләр дә, читтә яшәүче авылдашлар да килгән. Күмәк көч тау күчерә. Куркыныч, шомлы агачлыктан тазарткач зират та ачылып китәчәк. Эш кораллары җитәрлек, агач ташырга техникалар да бар. Авыл халкы өмәне оештыручыларга, катнашучыларга, матди ярдәм күрсәткән барлык авылдашларга нык рәхмәтле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев