Бурыч – балаларны транспорт һәлакәтеннән саклау
Балалар бакчасы – тылсым иле. Анда балалар корабльгә, келәм-самолетка утырып барып, дөньяны танып беләләр, яки әкият геройларына ярдәм итәбез дип, саннарны, хәрефләрне танырга өйрәнәләр.
Безнең “Умырзая” балалар бакчасында балаларга күңелсезләнергә вакыт калмый. Аларның балачак тормышы төрле вакыйгаларга, күңелле мизгелләргә һәм кызыклы очрашуларга бай. Без балаларга дөньяның төрле якларын күрсәтергә, аларга яңалык алырга мөмкинлек бирергә тырышабыз. Бакчабызда үз һөнәрләренә 20, 30 ел гомерләрен багышлаган педагогларыбыз хезмәт куя. Алар – үз һөнәрләренең остасы! Узган ел исә Минзәлә педагогика көллиятен тәмамлаган ике яшь тәрбияче үзләренең хезмәт юлын бездә башлап җибәрде. Без моңа бик шатландык, чөнки яңа идеяләр, заманча караш әлбәттә яшьләрдән килә бит.
Бүгенге көндә «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә традицияләр һәм инновацияләр» методик темасы буенча эшчәнлек алып барабыз. Бакчабызда югары дәрәҗәдә узган районкүләм, республикакүләм чаралар; балаларыбызның, тәрбиячеләребезнең район, республика һәм Россия күләмендә ирешкән уңышлары әлеге юнәлеш буенча бик нәтиҗәле эшләвебезне раслый. Бу уку елында “Яшел ут” районкүләм бәйгесендә бакчабыз педагогы Резеда Ильяс кызы 1 урын яулады. Шулай ук әлеге бәйгедә бакчабыз район балалар бакчалары арасында 2 урын яулап, принтер белән бүләкләнде. Яңа ел алдыннан бакчабызга балалар өчен тагын да кызыклы, бай кулланма кайтты. “Юл фәнен өйрәнәбез” дип аталган әлеге интерактив уку җиһазлары комплекты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын да
кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итеп өйрәтергә мөмкинлек бирә. Режим моментларында “Юл фәнен өйрәнәбез” уен комплекты әзерләгән кызыклы интерактив уеннарда уйнап, балалар үзләренең белемнәрен баеталар.
Балаларыбыз һәм педагогларыбызның төрле бәйгеләрдә уңышка ирешүе, төркемнәрдә предметлы-пространстволы тирәлекнең баюы, балаларның теләп балалар бакчасына йөрүе, әлбәттә инде әти-әниләр һәм педагогларның тыгыз эшчәнлек алып бару нәтиҗәсе. Юл йөрү хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова белән берлектә бакчабызда уздырылган акцияләрдә, бәйгеләрдә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз безнең зур ярдәмчеләр.
Безнең бурыч – юлларда балаларны транспорт һәлакәтеннән саклау. Әгәр дә балаларыбызга бакчада да башлангыч белем биреп, тиешле дәрәҗәдә аңлата алсак, без бу бурычны төгәл үтәгән булырбыз.
Эльвира Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев