Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чираттагы бүләк ияләре кем?

Күпчелек актанышлылар өчен район газетасы яратып алдырган басмаларның берсе булып кала. Алар «Актаныш таңнары» аша авыллар тормышы, район үзәгендә һәм җирлекләрдә булган вакыйгалар һәм үткәрелгән чаралар, якташларының уңышлары һәм казанышлары турында хәбәрдар була.

Бүген агымдагы елның азагынача безнең «Актаныш таңннары» газетасы белән дуслыгын ныгытучы абунәчеләребез арасында матбугат басмаларына язылу кампаниясенең бүләкләре чираттагы тапкыр уйнатылды һәм без нәтиҗәләр белән уртаклашырга әзер. Шулай итеп, «НАИКОМ» АЗС челтәреннән 30 литр бензинга Бикчәнтәйдән Йосыф Хафизов, 20 литр бензинга — Такталачык якларыннан Алмаз Хаҗиев һәм Актанышта гомер итүче Рәхилә Зиннәтуллина 10 литр бензинга ия булдылар. Уңыш елмайган райондашларыбызны ихлас котлыйбыз һәм редакциябезгә, эш көннәрендә көтеп калабыз.

Уңышка ирешкән тугры әбунәчеләребезнең берсе — Рәхилә апа Зиннәтуллина бүләген килеп тә алып өлгерде. Ул озак еллар дәвамында «Актаныш таңнары» газетасын алдыра икән, язылмыйча калганы юк! Редакциябезнең якын дусты соклангыч шигырьләр дә иҗат итә.

Бергә булыйк, якташлар! Район газетасын даими алдырыйк һәм рәхәтләнеп укыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев