Дөрес, матур сөйләм балалар бакчасыннан формалаша башлый
Берәүгә дә сер түгел, сөйләм үсеше проблемасы әһәмиятле булудан туктамый.
Мәктәпкәчә чор – баланың сөйләм телен актив үзләштерү, сөйләмнең барлык якларының барлыкка килүе һәм үсеше чоры. Балаларга файдалы, әмма авыр шөгыльләрдән арымау ысулларын ничек табарга? Актив сүзлекне баету буенча биремнәрне ничек мавыктыргыч итәргә? Аралашу нигезендә әйләнә-тирәлеккә уңай карашны ничек формалаштырырга?
Әлеге сорауларга җавапны, район тәрбиячеләре, Актанышның гомуми үсеш бирүче 5 нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасында узган рус телчеләренең район семинарында күрделәр.
Бакчабызда узган бу
эшлекле чара, Роза Габдулла кызы әзерләгән балаларның, тәрбиячеләрне сәламләве белән бик матур башланып китте. Семинар датасы Татарстаныбызның флагы туган көненә туры килүе дә бәйрәм төсе өстәде. Барлык семинарда катнашучыларга нәни флагчыклар тоттырып “Мин яратам сине, Татарстан” җырын җырлатып, күңел күтәренкелеге өстәп, тәрбиячеләрне төркемнәрдә шөгыльләр карарга озаттылар
Уртанчылар төркемендә Татьяна Анатольевна рус телен өйрәнү шөгылендә “Домашние животные» темасы аша, исемнәрне сыйфатлар белән дөрес яраштырырга, исемнәрне берлек сан формасында дөрес кулланырга, сүзләргә дөрес итеп басым куярга өйрәтү максатын куйган иде
Зурлар төркемендә Ләйсән Хөсәеновна сөйләм теле һәм грамотага өйрәтү шөгылендә “Без дуслык белән көчле” темасы астында сөйләмдә морфологик төзелешне формалаштыру, җөмлә төзегәндә эш-хәрәкәт белдерүче сүзләрнең урынын дөрес кую максаты өстендә эшләде.
Һәр ике шөгыль дә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләмнең морфологик төзелешен формалаштыру буенча эшлекле, бик тә файдалы узды. Тәрбиячеләр тарафыннан бик яхшы бәяләнде, һәрберсе үзләренә нинди дә булса, бер яңалык алды.
Дөрес, матур сөйләм балалар бакчасыннан формалаша башлый. Шуны истә тотып, семинарда катнашучылар өчен Ә. Солтанова һәм Л. Гарипова тарафыннан махсус әзерләнгән “Эшлекле уен” бик җылы кабул ителде .
Семинарда катнашучы тәрбиячеләр хөкеменә бакчада балаларга инглиз телен өйрәтүче Гөлүсә Таһир кызы тарафыннан әзерләнгән “Теремкәй” әкиятенең инглиз телендә уйнау варианты тәкъдим ителде. Балалар белән беррәттән инглиз һәм рус телендә аралашып, уйнап йөрүче Әлфия Тимергали кызы үз эшенең остасы икәнен тагын бер тапкыр раслады. Музыка өлешен алып барган, Роза Габдулла кызы, һәр эпизодның төгәл музыкаль бизәлешен биреп торуы, әсәрне үз югарылыгында башкарып чыгарга зур этәргеч булды. Күңел ачу программасы тәрбиячеләр тарафыннан яхшы бәяләнде.
Ләйсән Гарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев