Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Эчкән хәлдә руль артында йөрүчеләр

Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең 2021 елның 11 февралендәге 1 санлы карарының 10 пунктына нигезләнеп, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты түбәндәгеләрне хәбәр итә.

2024 елның 17 гыйнварында РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды. Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Айнур Данис улы Газизов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел да 6 (алты) айга мәхрүм ителеп, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

2024 елның 18 гыйнварында РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды. Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Рузил Нәзир улы Гыйзетдинов   административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел да 6 (алты) айга мәхрүм ителеп, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Район башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев