Егетләр рухына Коръән ашы уздырылды
Казан шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең якыннарын, волонтер кызларны җыеп, “Сихәт” кафесында Коръән ашы уздырды.
Вәсим Вахитов хәйриячелек эше белән күптәннән шөгыльәнә. Ул иң беренчеләрдән булып, Донбасс, Луганскта хезмәт итүче егетләргә броньле УАЗ-Патриот машинасы бүләк итте. “Донбасска хат” һәм “Без – актанышлылар” дигән хәйрия концертлары да уздырды. Алардан кергән барлык акчалар да егетләргә ярдәм буларак күчерелде.
– Безнең район егетләре Донбасста, Луганскта хезмәт итәләр. Кызганыч, аларның кайберләре вафат та булды. Аларның урыннары оҗмахта, җаннары җәннәттә булсын. Без бүген аларның якыннарын, тормыш иптәшләрен, әниләрен җыйнап Коръән укытырга булдык. Яңа елда да аларның балаларына күчтәнәчләр тапшырган идек. Чөнки аларны онытырга ярамый. Алар илебез өчен, үзләренең гомерләрен кызганмыйча һәлак булдылар. Урыннары җәннәттә булса иде. Амин.
Бу бер көн генә булмасын. Хуҗалыклар, оешмалар мөмкинлектән чыгып, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә бурычлы. Киләчәктә дә ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез. Моңа һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш дип исәплим, – диде Вәсим Вахитов.
– ӘлхәмдүлиЛләәһ, әлхәмдүлиЛләәһи, әлхәмдүлиЛләәһ. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Барча галәмнәрне тәрбия кылып, безләрне бар итеп, безләрне ризыкландырып торучы Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгаләгә барча мактауларыбыз булсын. Барча галәмнәргә җибәрелгән
сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның гаиләсенә, сәхәбәләренә әйткән сәламнәребез, салаватларыбыз барып ирешсен. Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү, мөселман кардәшләребез, – дип башлады сүзен районның имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин.
Ул мәҗлескә җыелганнарга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен,
вәгазьләрен сөйләде. Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр рухына багышлап,
Коръән аятьләре укып, дога кылдылар.
– Улларын югалткан аналарга, ирләрен югалткан хатыннарга бик авыр. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсен. Шаһит киткән балаларыбызны догаларыбыздан калдырмыйк. Аларның урыннары оҗмахта булсын. Исәннәргә сынауларны җиңәргә язсын, – диде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов Вәсим Вахитовка әлеге изге гамәле өчен рәхмәт әйтте. Укыган догаларның мәрхүм егетләрнең рухларына дога булып барып ирешүләрен, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган егетләрнең исән-сау безнең янга әйләнеп кайтуларын теләде.
Коръән ашына килгән абый-апаларның да күңелләре булды, рәхмәтләре чиксез иде.
– Вәсим абыйның махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең әти-әниләрен, якыннарын җыеп, Коръән укытуы бик күркәм гамәл. Аш өстәле артында, догалар, вәгазьләр тыңлый-тыңлый, алга таба яшәүгә өмет уятып, кемнәрнең балалары шунда, яу кырында ятып калганнарга күңелләребезгә тынычлык алып, кемнәрнең балалары яу кырында, аларга исәнлек теләп, кемнәр яралы, аларның тизрәк савыгып кайтуларын теләп дога кылабыз, – ди Нияз Нуруллинның әнисе Фирдания апа.
– Әниләрнең кылган догалары кабул була диләр ...
– Әйе, әни белән бала арасында пәрдә юк, диләр. Ул чынлыкта да, дөрес. Без һәр көн яу кырындагы балаларның исәнлеге өчен дога укыйбыз. Ул барып ирешәдер, аларны саклыйдыр. Чөнки әни догасы бөтен җирдә дә саклый һәм саклаячак.
– Мин Газинур Борхановның әнисе. Рәхмәт безне шушылай юатып торганыгыз, авыр кайгыларыбызны уртаклашканыгыз, ярдәм иткәнегез өчен. Авыл җирлеге башлыклары да ярдәм итте. Хәзер дә хәлләребезне белеп торалар. Киткәннәр артыннан китеп булмый, инде Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорап яшибез. Бу афәтләр бетеп, калган балалар исән-сау булсын, берүк. Улым өрлектәй ир иде. Бер тапкыр да хастаханәгә кергәне булмады. Украинага үзе теләп китте. “Әнкәй, бармый булмый”, – диде. 57 яшьтә иде. Аны югалту бик авыр булды, – диде Динифә апа.
– Төшегезгә керәме?
– Бер тапкыр да кергәне юк. Догаларым кабул булгангамы икән? Гел догалар кылып торабыз инде.
Барысы да дөньялар тынычланып, егетләребез исән-сау булып, туган якларга әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләк белән таралыштылар.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев