Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Гомер юлын бергә үтәләр

50 һәм 65 ел бергә гомер иткән парларны ЗАГС хезмәткәрләре зурлап хөрмәтләде.

Тантаналы чара мәдәният хезмәткәрләренең музыкаль сәламнәре, юбилярларның балалары һәм туганнарының котлаулары белән үрелеп барды. Һәрбер гаиләгә район башлыгының Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырылды.

Актаныштан Рәшит һәм Зәмфирә Хафизовлар, Яңа Әлемнән Ринат һәм Тәхия Усмановлар, Куян авылыннан Рәшит һәм Дания Абзаевлар, Адайдан Юныс һәм Илүзә Сәлаховларның алтын туйлары, бергә яшәүләренә 
50 ел.

Тантанада Уразайдан Борис һәм Бибинур Йосыповлар да катнашты. Аларның гаилә коруына – 65 ел.

Иң бәхетле парлар гына шулай алтын туйны бәйрәм итәләр. Эз калдырып халык күңелендә
сокланырлык гомер үтәләр. Бәхетегез ташып торсын, пар аккоштай тигез яшәгез. Якты бәйрәмегез белән котлап, олы хөрмәт белән дәшәбез. Тән сихәте бирсен сезгә Аллаһ, кызганмасын сездән шатлыкны. Иман нуры белән балкып торган игелекле, тыныч картлыкны.

– Гаилә дип әйтүгә, күз алдына әти-әни, әби-бабай, балалар, оныклар килеп баса. Дус, тату, бергә-бергә аралашып яшәгәндә тормыш матур, тормыш гүзәл. Бер-берсенең терәге булып. 50 һәм 65 ел бергә гомер кичерүче парларны чакырдык, – дип сәламләде ЗАГС җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева.

 

Актаныштан Рәшит һәм Зәмфирә Хафизовлар

 

Тормышта яшәү – басуны кичеп чыгу гына түгел. Халык мәкале төрле сынауларны үтеп, түземлек белән генә бәхеткә ирешеп булачагын искәртә. Гомер бик тиз уза, сизми дә каласың. Зал түренә Рәшит һәм Зәмфирә Хафизовлар чакырылды. Алар ЗАГСның истәлекләр китабына кул куйдылар.  

Рәшит Гарраф улы Актаныш ветеринария лабораториясе директоры булып 16 ел хезмәт куйган. Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе була. 16 ел УЭНКВда участок җитәкчесе вазифасын үти.

Зәмфирә Зиннур кызын санитария-эпидемиология станциясе баш табибәсе буларак беләбез. Хезмәт стажы – 43 ел. Шуның 34 елын район санитария-эпидемиология станциясен җитәкләүгә багышлаган. Татарстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исемгә ия. Зәмфирә Хафизова – тынгысыз ханым, 13 ел дәвамында район җәмәгатьчелек советы рәисе вазыйфасын башкара.

Хафизовлар 1973 елның 21 сентябрендә язылышып, туй уздырганнар. Бер ара Казанда эшләргә туры килә аларга. Актанышка 1979 елда күчеп кайталар. 1974 елда кызлары Гүзәлия, 1983 елда икенче кызлары Гөлсөяр туа. Икесе дә медицина институтын тәмамлап, санитария табибәсе белгечлеге үзләштергәннәр.

– Үзебез дә шаккатабыз, 50 ел үтте дә китте. Иң мөһиме – тигезлектә яшәү. 4 оныгыбыз бар. Икебез дә эшебезне яратып башкардык. Кешелеклелек сыйфатын югалтмадык. Икебез дә – хезмәт ветераны, – ди Зәмфирә Зиннур кызы.

– Бүгенге чарага бик нык дулкынланып килдем. 50 ел бергә яшәү бөтен кешегә дә бирелмәгән. Калган гомерне дә тигезлектә яшәргә язсын. Гомер узган саен, бер-береңне җиңелрәк аңлыйсың.

Юбилейлары уңаеннан
район башлыгы Ленар Зарипов котлады:

– 50 ел гомер эчендә бер-берегезнең терәге булып, ихтирам итеп, яратып гомер иткәнсез. Фидакарь хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Районның яме булып яшәвегез өчен рәхмәт.

2024 елны Россия Президенты Владимир Путин Гаилә елы дип игълан итте. Бүгенге чара Гаилә елына старт булып тора. Символик мәгънәгә ия. Аллаһы Тәгалә сезгә көтелмәгән җирдән яңа, матур шатлыклар алып килсен. Балалар бәхетенә сөенеп, бер берегезгә сыенып, күңелле итеп яшәргә язсын.

 

Яңа Әлемнән Ринат һәм

Тәхия Усмановлар

 

Ринат Мәсгут улы армиядән кайтканнан бирле техника иярләгән. Инженер, механик. Тәхия Әхтәм кызы Яңа Әлем мәктәбендә 38 ел директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Әле дә актив тормыш алып бара. Мәктәптә һәм балалар бакчасында әхлак дәресе үткәрә.

Икесе дә районда танылган кешеләр. 1973 елның 4 ноябрендә гаилә корганнар. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале районда иң беренче алар гаиләсенә тапшырылды. 50 ел бергә яшәү дәверендә 2 кыз һәм 1 ул
тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Сөмбел белән Гөльяр әниләре юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлый. Уллары Алмир Яр Чаллыда.

Усмановларның 9 оныгы, 1 оныкчыгы бар. Бер-берсен аңлап, ышанычлы терәк, авылдашларына үрнәк булып гомер кичерәләр.

Ленар Зарипов үзенең Рәхмәт хатын укып, изге теләкләрен кушып тапшырды:

– Моннан нәкъ 50 ел элек сезнең йөрәкләрегез кавышкан, уртак тормышыгыз башланып киткән. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, җан җылысын тоеп, гомер кичерәсез. Хәзерге яшь парлар сезнең гомер итүегезгә соклана, сезнең тормыштан үрнәк алып, матур, тату гаилә корырга, бер-береңне ихтирам итеп яшәргә өйрәнә.

 

Куян авылыннан Рәшит һәм Дания Абзаевлар

 

Рәшит Гобәйдулла улы 1949 елның 8 сентябрендә Куян авылында туа. Хезмәт юлын күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшли башлый. Армиядә хезмәт итә. СМУда 17 ел хезмәт куя. Аннары юл оешмасында, “Камгэсэнергострой”да эшләп, лаеклы ялга чыга. Гомуми стажы – 42 ел. Бик күп Мактау кәгазьләренә ия. Рәсеме Мактау тактасыннан төшми.

Дания Шакир кызы 1954 елның 2 декабрендә Яңа Әлем авылында туган. Хезмәт юлын СМУ оешмасында башлаган. Аннары 4 нче ПМКда, почтада эшли. 42 ел хезмәт стажына ия, шуның 29 елында хисапчы.

1973 елның 28 декабрендә бергә тормыш корганнар. Шул дәвер эчендә 1 ул, 1 кыз үстерәләр. Югары белем биреп, олы юлга чыгаралар. Уллары Радик – “Теплосервис” оешмасында. Кызлары Уралия Уфада яши. Икесенең дә өчәр баласы бар.

Рәшит һәм Дания Абзаевлар – балаларына кадерле әти-әни,
оныкларына назлы дәү әти, дәү әни, бер-берсенә ышанычлы терәк.  

Ленар Зарипов:

– Тормышыгызның алдагы көннәре дә матур булсын, Балаларыгызның бәхетенә шатланышып-сөенеп, авырмыйча яшәгез! – дип, аларга рәхмәтен белдерде.

 

Уразайдан Борис һәм

Бибинур Йосыповлар

 

Борис Гыйльметдин улы 1941 елның  31 мартында Илчебай авылында туа. Хезмәт юлын 1956 елда комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. 1961 елда  тракторга утыра. 45 ел буена “Таулар” хуҗалыгында хезмәт куя. Эшләү дәверендә бик күп хөрмәтләүләр яулый. Хезмәт ветераны.

Бибинур Шәйдәүләт кызы 1937 елның 1 гыйнварында Бурсык авылында туа. 1954 елда туган авылында хезмәт юлын башлый. Кияүгә чыкканнан соң, 37 ел буена “Таулар” хуҗалыгында хезмәт куя. Тырышлыгы өчен бүләкләр ала. 1975 елда беренче дәрәҗә Ана медале белән хөрмәтләнә. Хезмәт ветераны.

1958 елның сентябрь аенда тормыш корып, бер гаилә булып яшиләр. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Һәрберсе үз юлын тапкан.

Йосыповлар 16 оныкның, 17 оныкчыкның кадерле дәү әтисе, дәү әнисе булып, олыгайган көндә кадер-хөрмәттә гомер кичерәләр.

Район башлыгы кызыклы чагыштыру китерде:

– Исәпләп утырдым, сезне куып тотарга миңа тормыш иптәшем белән тагын 33 ел яшәргә кирәк икән. Өйләнешүебезгә – әле 32 ел гына. Аллага шөкер, алдагысын да күрергә язсын. Чыннан да, 65 ел – кеше гомере. Бер-берегезне хөрмәт итеп, матур итеп яшәгәнегез өчен сезгә балаларның рәхмәте яусын. Аллаһы Тәгалә сезгә бәхет-шатлыклар насыйп итсен.

 

Адайдан Юныс һәм

Илүзә Сәлаховлар

 

Юныс Галимҗан улы 1949 елның 5 гыйнварында Адай авылында туган. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы, Фрунзе исемендәге хуҗалыкта агроном булып эшли. 35 еллык хезмәт стажы. Социалистик ярыш җиңүчесе. Мактау кәгазьләре күп.   

Илүзә Газиз кызы 1947 елның 8 маенда Яңа Кормаш авылында туган. Алабуга шәһәрендә медицина училищесын тәмамлый. 1972 елның 1 апрелендә Адай авылына фельдшер булып эшкә билгеләнә. Лаеклы ялга чыкканчы, 38 ел буе Адай авылы халкына медицина хезмәте күрсәтә.

1973 елның 1 ноябрендә өйләнешкәннәр. 1 кыз, 2 ул тәрбияләп үстергәннәр. Югары белем биреп, олы тормыш юлына
бастырганнар. Олы уллары Илгиз ике югары белемгә ия, Яр Чаллыда яши. Кызлары Чулпан Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Актанышта яши, МФЦда эшли. Кече уллары КАМПИда укыган.

Сәлаховларның оныклары – 8. Икесе дә – хезмәт ветераны. Авылда иң үрнәк гаиләләрнең берсе алар.

Юбиляр гаиләне котлап, Ленар Рафак улы:

– Адай халкының бер әйбәт ягы бар. Әгәр биргән сүзеңне үтәсәң, алар аны онытмый, тугры булып, ярдәм итеп яшиләр. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. 50 ел – кеше гомеренең яртысы, әле сезнең 8 оныкны башлы-күзле итәсегез бар. Киләчәктә тә тырышып, матур итеп яшәгез! – диде.

***

Борис һәм Бибинур

Йосыповлар:

– Балаларыбыз эштән курыкмыйлар, Аллага шөкер, исән-сау булсыннар. Хәзерге тормышлар бик рәхәт. Бүгенге бәйрәмне дә бик матур итеп оештырганнар. Шулай зурлаганнары өчен рәхмәт яусын. Килгәнче, куркытып торган иде, бер дә кыен булмады, киресенчә, бик күңелле узды.

Филиза СӘЛАХОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев