Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Һәлакәт: ике кеше вафат

Үткән җомгада М-7 федераль трассасында Качкын авылыннан ерак булмаган урында Lada Vesta җиңел автомобиле һәм Mitsubishi йөк машинасы катнашында юл-транспорт фаҗигасе теркәлде.

Авариядә Lada Vesta җиңел автомобиле йөртүчесе һәм
7 яшьлек кыз урында ук һәлак була. Шоферның хатыны һәм 5 яшьлек кызы Чаллы шәһәрендәге БСМПга  озатыла.

Авария урынына Актаныш  районы ДАИ инспекторлары, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев килделәр.

– 28 март көнне иртәнге 8.40 сәгатьтә 1991 елгы Lada Vesta автомобиль йөртүчесе арыган хәлдә руль артында йоклап китү нәтиҗәсендә каршы як полосага чыга һәм Mitsubishi йөк машинасы белән бәрелешә. Йөк машинасы белән 1967 елгы ир идарә итә. Әлегә авариянең тулы сәбәпләре тикшерә.

Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра, – диде районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев.

– Әлеге авария җиңел машина йөртүчесенең руль артында йоклап китүе нәтиҗәсендә булган дигән фикер туа. Алар Төмән өлкәсеннән Казанга кайтып барганнар. Ерак юл арыткандыр. Бик аяныч хәл. Ел башыннан әлеге Актаныш территориясе аша узучы юлда ике югалту.  Шуның өчен барлык шоферларга да юл йөрү
кагыйдәләрен үтәп йөрегез,
диясе килә, – диде Илфак
Бариев.

– Казаннан Уфа ягына өйгә кайтып бара идем. Каршыда минем якка чыгучы җиңел машинаны шәйләдем. Кире үз полосасына чыгар дип уйладым. Уң якка каердым. Әмма бәрелешүдән котылып булмады. Ул миңа килеп бәрелде. Машинамны идарә итеп булмый башлады. Тәгәрмәчләре тишелде. Тормозлары отказ бирде. Ярый әле аның артыннан машиналар юк иде. Машинам салулый башлады һәм читкә чыгып туктадым. Артык тизлек белән дә бармый идем. Сәгатенә 65 километр булгандыр. Машинадан
чыктым да бәрелгән машина янына йөгердем. «Ни булды, ничек булды», – дип сорадым. Ул ялганларга ирек бирмәс,  ирем мөгаен йоклап киткәндер, диде, –  ди чарасызлыктан нишләргә белмәгән  Mitsubishi йөк машинасы йөртүчесе.

Төгәл нәтиҗә тикшерү тәмамлангач булачак.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев