Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яңа елны – яңа клубта

Түбән Яхшый авылында төзекләндерүдән соң, клуб кабат ишекләрен ачты.

Югары Яхшый авыл җирлегенә караган Түбән Яхшый авылында йөзгә якын кеше гомер кичерә. Олы өйгә ни кирәк, кече өйгә шул кирәк дигән әйтемдәгечә, бу авыл халкы да башкалар кебек үзләрендә социаль объектларның гөрләп эшләп торуын тели. Хыял бер, чынбарлык гел икенче шул.

Кече авыл дип, безгә игътибар гел булмады диярлек, ди алар. Ярый әле, үз авылларыннан чыккан, олы йөрәкле, киң күңелле шәхесләре бар. Алар ярдәме белән авылга кабат нур иңә башлаган. Шундый авыл җанлы кешеләрнең берсе – Ильяс Мирзаянов.

Аның ярдәме белән берничә ел элек, авылдагы иске мәктәп урынында укытучыларга стелла ачылган иде. Узган ел аның янында мәчет калкып чыкты. Инде менә яраксыз, дип ябып куелган клуб кабат сафка бастырылды. 23 декабрь көнне аны ачу чарасы узды.

Әлеге шатлыклы вакыйганың шаһитләре булырга теләгән авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлары да клуб тирәсенә җыйналды. Авылга җанлылык иңде. Җыр-моң яңгырады. Кешеләрнең күзләрендә сөенеч чаткылары ялтырады.

– Әлеге клуб 1967 елда төзелгән. Шуннан соң, аңа бер тапкыр да ремонт кермәгән. 2019 елда исә аны яраксыз дип, ябып куйдылар. Шул рәвешле, халыкка чаралар, кичәләр уздыру урыны да бетте. Биредә яшәүчеләр бәйрәмнәрдә Югары Яхшый авылына йөрде. Ике авыл арасы ике чакрым. Машинасы булмаган олы кешеләргә бу кыен иде.

Авылның киләчәге өчен янып йөри торган кеше буларак, Ильяс Мирзаһит улы бу бинаны ремонтлап, музей ясарга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Шуннан авыл халкына бәйрәмнәрдә җыелу урыны да булыр, клуб та итик, диде. Ул барлык чыгымнарны үзе күтәрде. Күренгәнчә, бик матур килеп чыкты. Бу, Ильяс Мирзаһит улының авылдашларына зур бүләге булды. Без аңа барлык халык исеменнән рәхмәтебезне әйтәбез, эшендә уңышлар телибез, – диде Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов.

Чарада район башлыгы
Ленар Зарипов та катнашты.

– Мәчете, клубы, мәктәбе булса, авыл яши. Авыл җанлы булганыгыз, аның өчен яшәгәнегез өчен сезгә, Ильяс Мирзаһит улы, чиксез рәхмәтемне белдерәм. Авыл өчен, халык өчен кирәк булган әлеге бинага аяк басуга, күңел сөенә. Матур итеп, тыныч тормышта яшәргә язсын. Клубка халык йөрсен, музыка, моң яңгырап торсын. Яңа ел барыгызга да бәхет-шатлык алып килсен,  – диде ул.

– Туган авыл барыбер үзенә тарта. Аңа ниндидер яхшылык эшлисе килә. Укытучыларга стелла да, мәчет тә шундый ният белән  төзелде. Әлеге клубны төзекләндерүдә бик күп кешеләрнең, авылдашларның өлеше керде. Бу, бер генә кеше башкарып чыга торган эш түгел. Өлеше кергән һәркемгә рәхмәтемне әйтәм. Киләчәктә клубның бер өлешен музей итеп тә эшләячәкбез. Анда авылдагы һәр гаилә турында мәгълүмат куелачак. Музей өлешен җәйгә ачуны планлаштырабыз, – диде Ильяс Мирзаянов.

Ә бүген биредә зур бәйрәм. Түбән Яхшый халкы, кайткан кунаклар рәхәтләнеп “Баламишкин” халык гармунчылар ансамбле, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, үз җирлекләре үзешчәннәренең концерт
программасын тамаша кылды.

Түбән Яхшый авылы егете, күренекле композитор Илһам Хисмәтуллин да бу чарага бик сөенеп кайтуын җиткерде.

– Без шушы сәхнәдә тәгәрәп, җырлап үскән егет-кызлар бит. Истәлекләрне яңартып, рәхәтләнеп бер җырлыйк әле, –  диде ул үзенең моңлы җырларын бүләк итеп.  

Чыннан да, җыр-моңга сусаган булган алар. Ике сәгатькә сузылган концерт барышында һәр чыгышны алкышларга күмделәр.

– Мин шушы авылныкы. Хәзерге вакытта Минзәлә районында яшим. Клуб ачыласын ишетеп, сөенә-сөенә кайттым. Әлеге клубны без кечкенә вакытта төзегәннәр иде. Без шушы клубта чараларда катнашып үстек. Еллар узгач, аны яптылар, ташландык хәлгә китерделәр. Бик борчылган идек. Хәзер клубны таный торган түгел. Шундый матур. Авыл клубсыз булмый инде ул. Мәчете дә, клубы да кирәк. Әлеге игелекле эшләре өчен Ильяс Мирзаяновка бик зур рәхмәт, – ди  Рәмия Солтанова.

– Әлеге бәйрәмне чын күңелдән шатланып, көтеп алдык. Ни өчендер, безнең авыл гел игътибардан читтә калган кебек тоела иде. Клуб ябылгач, җыелу урыннары булмады. Эшчән халык үзләренең җыелышларын үткәрергә уйласалар, кемнеңдер капка төбенә, яисә кибет янына җыелдылар. Хәзер инде безнең дә җыелу урыныбыз булды.

Түбән Яхшый халкы бик талантлы, хезмәт сөючән. Клуб буш тормас, бәйрәмнәр, чаралар барысы да узар димен. Рәхмәт, Ильяс Мирзаһит улына, – ди Зөһрә Сәлахова.

Бәйрәм көн буена сузылды. Учакта пылау, шашлык пеште. Барлык авылдашлар бергә табын артында рәхәтләнеп сыйланып, истәлекләрне хәтерләрендә яңартып, чын күңелдән аралашты, күңел ачты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев