“Яшел ут” бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр
“Умырзая” балалар бакчасында балалар бакчалары арасында ике елга бер тапкыр үткәрелә торган “Яшел ут” республика бәйгесенең район этабында җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Җиңүчеләрне тәбрик итәргә районның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән ЮХИДИнең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова килгән иде.
Конкурс юл хәрәкәте дәүләт бюджет учреждениесе, ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе, ЮХИДИ идарәсе, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә уздырыла.
Балалар бакчага кечкенә яшьтә киләләр. Тәрбиячеләр исә һәр төркемгә аерым
перспектив план булдырып, шуның нигезендә балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыралар. Тәрбиячеләр әлеге юнәлештә бик актив эшлиләр. Бу бакчада үткәрелгән чараларда да яхшы күренә. Бәйгенең максаты да, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кечкенә яшьтән күңелләренә сеңдерүдә
тәрбиячеләрнең осталыгын арттыру булып тора.
– “Умырзая” балалар бакчасы нәниләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшләүче база бакча. Бәйге ике елга бер тапкыр үткәрелсә дә, балалар бакчаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча актив эш алып барыла. Тәрбиячеләр үзләренең һәр үткәргән чаралары, шөгыльләре буенча материалларын җыеп баралар. Һәм әлеге бәйгедә теләп катнашалар. Бу бәйге, балалар белән дә, ата-аналар белән дә бергә алып барылган эшнең нәтиҗәсе булып тора. Иң мөһиме, балалар имин булсын иде. Кагыйдәләрне кече яшьтән өйрәнеп, үтәп, иминлекне саклап үссеннәр иде. Балалар – ата-аналарның көзгесе. Шуңа ата-аналар да юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, киләчәгебезнең иминлеген тәэмин итсеннәр иде, – диде район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Наилә Хәсәнова.
– Республика бәйгесенең район этабында 13 балалар бакчасы һәм 18 тәрбияче катнашты. Аларның барысын да җиңүчеләр дип атыйсы килә. Чөнки алар безнең эшчәнлегебезне нәтиҗәле итүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бик күп хезмәт башкаралар. Юл йөрү хәрәкәтенә өйрәтүдә төп белем балалар бакчасыннан башлана.
Бәйге исә өч этаптан торды. Беренчесендә алар ике еллык эшчәнлекләрен чагылдырган папка тутырдылар. Икенче өлештә, “Белая” автомәктәбендә вакытка юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча
сорауларга җавап бирделәр. Өченче этапта балалар бакчасында шушы темага кагылышлы ачык шөгыль күрсәттеләр. Тәрбиячеләр барысы да бик нык әзерләнгәннәр. Шөгыльләр берсеннән-берсе кызыклырак, мавыктыргыч иде. Биредә тәрбиячеләрнең эш осталыгы да, балаларның бу тема буенча белемнәре дә ачык күренә. Кечкенә балаларның да светофорның төсләрен дөрес итеп әйтеп, аңлатып бирүләре, юл аша чыкканда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген күрсәтүләре мактауга лаек. Чөнки бала күңеленә кечкенәдән сеңгән мәгълүматлар җуелмый, – ди Ләйсән Мөхәммәтова.
Җиңүчеләрне Ренат Шәмсиев тә тәбрик итте. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
– Без уртак эш эшлибез. Чөнки, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү безнең уртак бурычыбыз. Газизләребезгә юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән күңелләренә сеңдерсәк, балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре дә азрак булыр, – диде.
Балалар бакчалары һәм аерым тәрбиячеләр арасында җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырды.
Беренче урын алган Актанышның “Каенкай” балалар бакчасының һәм “Умырзая” балалар бакчасы
тәрбиячесе Резеда Низамованың эшләре республика этабына
җибәрелде.
Резеда Низамова,
“Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе:
– “Яшел ут” бәйгесендә беренче тапкыр катнаштым. Башта ике еллык эшчәнлегемне чагылдырган папка тутырдым. Бакчада ата-аналар белән берлектә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча “Үз-үзеңне сакла” дигән ачык чара үткәрдек. Юл йөрү кагыйдәләре безгә көн саен кирәк. Аларны искә төшерү максатыннан балалар белән әңгәмәләр үткәрәбез. Эш даими алып барыла.
Айгөл Әюпова, “Каенкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе:
– Бакчабызда балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча беренче кечкенәләр төркеменнән башлап, системалы эш алып барыла. Әлеге юнәлеш буенча бик күп чаралар уздырабыз. Аларда ЮХИДИнең пропаганда бүлеге дә катнаша. Чараларга ата-
аналарны да тартабыз. Шулай ук акцияләрдә, флешмобларда да балалар теләп катнашалар. Массакүләм мәгълүмат чараларында да болар хакында яктыртып барырга тырыштык. Җиңүебез – шушы тырыш һәм бердәм хезмәт нәтиҗәсе.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев