Язгы чакырылыш
1 апрельдән язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби чакырылыш белән бәйле законнарга үзгәрешләр керде. Армиягә чакырылучы егетләрнең яше 18 яшьтән алып, 30 яшькә кадәр арттырылды. Элек ул 27 яшькә кадәр иде. Егетләр медицина күзәтүе үтә башладылар. Аларны стоматолог, дерматолог, невропатолог, хирург, колак һәм күз табиблары, психиатр, терапевт карый. Сау-сәламәт егетләрне генә хәрби хезмәткә җибәрәчәкбез.
Шунысы сөендерә, безнең авыл егетләре сау-сәламәт, физик яктан ныклы. Армиягә барырга үзләре теләп киләләр. Сәламәтлекләре белән
проблемалар туса, борчыласы юк, табиблар тагы да яхшырак тикшеренү өчен егетләргә Казан, Чаллы хастаханәләренә юллама бирәчәк. Әгәр сәламәтлегендә җитди тайпылышлар булса, махсус комиссия аны армия сафларында хезмәт итүдән азат итә.
Әти-әниләргә шуны җиткерәсе килә. Бер елга хезмәт итәргә алынганнар Украинадагы махсус хәрби операциягә кертелми. Алар Калининградтан алып, Ерак Көнчыгышка кадәр Россия Федерациясе территориясендә хезмәт итәчәкләр.
Элек хәрби хезмәттә булмаган, медицина комиссиясе узмаган егетләр район хәрби комиссариатына килсеннәр, сәламәтлекләре яхшы булса, аларны хәрби хезмәткә җибәрәчәкбез.
Хәрби хезмәттән качып йөргән егетләргә 2023 елның ноябреннән административ штрафлар күләме дә артты. Элек 3 мең сумга кадәрге булган штрафлар хәзерге көндә 30 мең сумга кадәр җитте. Шуңа күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, сәламәтлек мөмкинлекләре рөхсәт иткән егетләрнең бер ел армия сафларында хезмәт итеп кайтулары күпкә отышлырак.
Өстәп шуны да әйтергә кирәк, егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр. Хәрби комиссариат көзге чакырылышка калган егетләрне, документларын рәсмиләштереп, Казан, Түбән Кама, Чаллы, Лениногорск шәһәрләрендә “С” категорияле машина йөртүче һөнәренә укыта ала. Машина йөртүче һөнәрен үзләштергән егетләр шофер булып хезмәт итәчәкләр. Хезмәт итү чоры хезмәт стажына керә.
Шуны да әйтергә кирәк, Россиянең кайбер төбәкләрендә Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон форматта хәрби хезмәткә чакыру җибәрелә башлады. Татарстанда әлеге яңалык көзге чакырылыш вакытында гамәлгә керер, дип көтелә.
Язгы чакырылыш буенча егетләрне армия сафларына озату апрель ахырыннан июнь ахырына кадәр булачак. 50 гә якын егетебез армия сафларына җибәреләчәк.
Махсус хәрби операциягә бары тик мобилизацияләнгән, Оборона министрлыгы белән килешү төзегән гражданнар гына бара. Контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум акча түләнә. Шулай ук ай саен 30 мең сум акчалата хезмәт хакы, ә Украина территориясенә кереп хезмәт иткәндә, ай саен 205 мең сум хезмәт хакы түләнә. Егетләр ярты ел саен вакытлыча ялга кайта, хәрби комиссариатта билгеләнгәннән соң 15 көн отпускада булып, кабат операция зонасына китәләр.
Ленар ӘХМӘТҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев