“Юл әлифбасы” белән бергәләп
Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү өлкәсендә ФДББСның төп бурычын үтибез.
Балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның шәхес буларак өзлексез үсештә булуларына ирешү мөмкинлеге бирә торган чаралар оештырыла. Юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итәргә өйрәткән, үстерелешле уеннар кулланып, эзлекле рәвештә эшлибез.
Бу уку елында исә безнең “Умырзая” балалар бакчасы әлеге юнәлешкә тагын да күбрәк өстенлек биреп эшли башлады. Бакчабызда югары дәрәҗәдә узган районкүләм, республикакүләм чаралар да дәлилли моны. Балаларыбызның, тәрбиячеләребезнең район,
республика һәм Россия күләмендә ирешкән уңышлары әлеге юнәлеш буенча бик нәтиҗәле эшләвебезне раслый.
Яңа ел алдыннан бакчабызга балалар өчен тагын да
кызыклы, бай кулланма кайтты. “Юл әлифбасы” дип аталган әлеге интерактив уку җиһазлары комплекты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын да
кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итеп өйрәтергә мөмкинлек бирә. Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем һәм тәрбия бирүнең төп формасы – уен.
Физик культура инструкторы буларак, бу эш минем үземә дә кызыклы һәм файдалы.
Юлларда, урамнарда юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү уен аша алып барыла. Режим вакытларында “Юл әлифбасы” әзерләгән кызыклы интерактив уеннарда катнашып, балалар үзләренең белемнәрен баеталар. Шулай ук кечкенәрәк төркемнәр белән карау өчен юл йөрү иминлегенә багышланган кызыклы мультфильмнар да тупланган әлеге комплектта.
Безнең бурыч – юлларда балаларны транспорт һәлакәтеннән саклау. Әгәр дә без балаларыбызга бакчада да башлангыч белем биреп, тиешле дәрәҗәдә аңлата алсак, бу бурычны төгәл үтәгән булырбыз.
Бергә булса да,
Ялгыз булса да,
Урамда дөрес
Йөрсен һәр бала!
Резеда НИЗАМОВА
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев